Баланың сәламәтлек күрсәткечләрендә иң мөһим факторларның берсе аның рациональ туклануын оештыру һәм моның белем һәм тәрбия бирү процессында нинди чагылыш табуы белән бәйле. Дөрес туклану – ул озак һәм нәтиҗәле тормыш нигезе, сәламәтлек, яшәү дәрте, төрле чирләргә тарымау гарантиясе. Шуның өчен дә балалар бакчалары һәм мәктәпләр эшчәнлегендә дөрес туклану мәсьәләсе иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
Балаларның гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану сыйфаты соңгы елларда республика җәмәгатьчелегендә, Мәгариф министрлыгында, ата-аналар комитетында гына түгел, хәтта Хөкүмәт утырышларында да еш күтәрелүче мәсьәләләр исәбендә. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров күптән түгел үткәргән киңәшмәләрнең берсендә төбәк мәктәпләрендә туклануны оештыру һәм аның сыйфаты мәсьәләләре чираттагы тапкыр җентекле тикшерелде.
Агымдагы ел башында республиканың “Социаль туклану идарәсе” дәүләт казна предприятиесе Әлшәй районы мәгариф учреждениеләрендә дә планлы тикшерүләр үткәргән иде. Нәтиҗәдә, туклануны оештыруны бәяләү рейтингында районга иң югары урыннарның берсе бирелде, ул әлеге эшчәнлектә лидер дип танылды. Бу күрсәткечкә Раевканың 5нче, Тавричанка урта мәктәпләрендә, Никифар, Трунтаиш һәм Нигъмәтулла урта гомуми белем бирү уку йортларында һәм балалар бакчаларында оештырылган тукландыру эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә ирешү мөмкин булган.
Районның лидер дип танылуын аның әлеге процессны югары дәрәҗәдә оештыруы, катгый сыйфат контроле һәм санитар-гигиена нормаларын үтәве күрсәтә. Урыннарда тикшерүләр барышында продуктларның сыйфатына, меню төрлелегенә, ризык пешерү технологиясен үтәүгә һәм азык-төлекне саклау шартларына аерым игътибар бирелгән.
Район хакимияте мәктәп укучыларын сәламәт һәм баланслы туклану белән тәэмин итүгә даими игътибар бирә. Укучыларның туклануына яңа яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, сөт продуктлары, ит һәм балык ризыклары керә. Махсус диетага ихтыяҗы булган балалар өчен аерым меню эшләнә. Мәгариф бүлеге һәм Әлшәй районы хакимияте ата-аналар комитетлары һәм мәктәп җитәкчелеге белән актив хезмәттәшлек итә, туклану сыйфатын яхшырту буенча аларның үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә ала.
Хәзерге вакытта Әлшәй районындагы 19 мәктәп укучыларны югары сыйфатлы кайнар аш белән тәэмин итү өчен тулы комплектлы кухнялар белән җиһазландырылган. М. Бурангулов исемендәге башкорт лицеендагы кухняны быел җәй тәмамланган модернизацияләүгә аерым игътибар бирелгән. Тулысынча яңартылган кухня хәзер хезмәт күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшырткан. Әлшәй районы хакимияте яңа технологияләрне гамәлгә кертү һәм сыйфатны контрольдә тоту системасын яхшырту юлы белән мәктәпләрдә туклануны оештыру хезмәтен югары дәрәҗәдә саклап калуны дәвам итәргә планлаштыра.
Әлшәй районындагы мәктәпләрдә туклануны гамәлгә ашыру белән шәхси эшкуар Гүзәл Рәҗәпованың аутсорсинг компаниясе шөгыльләнә. Компания райондагы 19 мәктәпкә хезмәт күрсәтә, аларда 4007 бала укый. Мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Чупова мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Әлшәй районы укучылары кайнар аш белән тулысынча тәэмин ителә. Башлангыч сыйныф укучылары, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балалар бушлай туклана. Мәктәпләрдә, шулай ук, инвалидларны һәм СВОда катнашучыларның балаларын көненә ике тапкыр ашату каралган.
“Мәктәп туклануы ризыклары сыйфатын даими күзәтеп тору һәм күбрәк укучыларны колачлау өчен районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә ай саен төрле чаралар һәм акцияләр үткәрелә, – диде мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Әхмәт кызы. – Иң популяр башлангычлар арасында, мәсәлән, “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы” дип аталучы ачык ишекләр көне ата-аналарга мәктәп ашханәләрендә туклануның ничек оештырылуын үз күзләре белән күрергә һәм меню төзүдә катнашырга мөмкинлек бирә.
Милли (башкорт) аш-су көнендә балаларга туган төбәкләренең традицион ризыкларын татып карарга тәкъдим ителә, ә “Минем милли ризыгым” флешмобы барышында укучылар күпмилләтле республикабызның төрле халыклары ризыкларын күрә һәм төрле милләтләрнең тәмле ризыкларын әзерләргә өйрәнә. Мондый чаралар аша укучыларның туклану мәдәнияте яхшыра, мәктәп ашханәсенә уңай караш тәрбияләнә, ә ата-аналар балаларының туклану сыйфатын яхшыртуга актив җәлеп ителә”.
Китерелгән продукциянең сыйфатын контрольдә тотуга аерым игътибар бирелә. Район хакимияте һәм шәхси эшкуар Гүзәл Рим кызы ышанычлы тәэмин итүчеләр белән генә эшли, алар продуктларның хәвефсезлек һәм сыйфат таләпләренә туры килүен гарантияли. Азык-төлек бәяләренең сыйфатка тәңгәл килүе дә даими искә алына.
Югарыда бәян ителгәннәргә үзегез дә күреп һәм тәмләп карап инанырсыз, дигәндәй, безне ашханәсендә быел җәй генә район бюджеты исәбенә реконструкция үткәрелгән Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге башкорт лицеена алып киттеләр. Безне ихлас каршы алган һәм биредә 2020 елдан директор булып эшләүче Илдус Баймөхәммәтов сөйләвенчә, 850 укучы белем алучы, тагын да 2нче мәктәптән 150 укучыны вакытлыча сыендырган лицей ашханәсенең азык-төлек блогы быел бик зур яңарыш кичергән, аларны хәтта санап кына үтсәк тә, бик озынга китәр иде. Кыскасы, яңартылмаган урыны калмаган диярлек. Әйткәндәй, әлеге күләмле эшкә аутсорсер Гүзәл Рәҗәпова да үзенең игелекле өлешен керткән.
Ә әзерләнгән ризыклары, чыннан да, телеңне йотарлык! Тәмле ашларын авыз иткәннән соң икенчегә берьюлы өч төрле ашамлыкны өч бүлентекле зур тәлинкәгә салып китергәч, үзеңне ресторанда утыргандай хис итәсең, билләһи! Һәм, әйтергә кирәк, оста куллы Рима һәм Альмира ханымнар ул ризыкларны Уфадан килгән кунаклар өчен махсус пешермәгән, балаларның һәммәсе шулай туклана.
Башкорт лицееның казанышлары, уртаклашыр башка шатлыклары да байтак булып чыкты. Директор Илдус Илдар улы әйтүенчә, уку йорты республиканың милли мәктәпләре арасында иң яхшы бишлеккә керә. Мондый казанышлары 2022 елда Башкортстанның иң алдынгы инновацион милли мәктәпләре унлыгына керүдән башланган, бер елдан исә авыл мәктәпләре арасында иң яхшы этномәдәни оешмалар бишлегенә кергәннәр, былтыр да бу уңышны кабатлаганнар. Болардан тыш, үткән уку елында лицей район күләмендә “Ел мәктәбе” булып танылган.
Шунысын да билгеләргә кирәк: биредә өч – “шәйморатовчылар”, берәр – аграр, педагогия һәм медицина сыйныфлары эшләп килә, 10-11нче сыйныфларда профильле укыту алып барыла. Медицина сыйныфының уңышлары аеруча искиткеч: үткән уку елында аны тәмамлаган балаларның барысы да (!) Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кергән! Районга чираттагы баруыбызда без менә шундый абруйлы уку йорты белән танышып кайттык.
Төп темага әйләнеп кайтсак, Әлшәй районы, әлеге казанышларында гына тукталып калмыйча, мәктәп туклануының сыйфатын яхшыртырга, аны тагын да сәламәтрәк, төрлерәк һәм балалар өчен җәлеп итүчәнрәк итәргә ниятли. Район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин моны яшь буынның сәламәтлегенә һәм иминлегенә, шулай ук уңышлы уку һәм үсеш өчен уңай шартлар булдыруга мөһим өлеш дип саный. Районның мәктәп туклануын оештырудагы уңышлары – хакимият, аутсорсинг компаниясе, мәктәп, ата-аналар җәмгыяте һәм укучыларның үзләренең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Заманча таләпләргә һәм ихтыяҗларга туры килә торган мондый нәтиҗәле система төзүгә тыгыз хезмәттәшлек һәм камилләштерүгә даими омтылыш нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Фәнис ГӘРӘЕВ.