-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2025, 10:00

Белем учакларында шартлар елдан-ел яхшыра

Башкортстан мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү һәм ремонтлау буенча лидерлар исәбендә.

Белем учакларында шартлар елдан-ел яхшыра
Белем учакларында шартлар елдан-ел яхшыра
Республиканың белем бирү учреждениеләрендә заманча яхшы шартлар булдыру буенча максатлы эш дәвам итә. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән мәк­тәп биналарын капиталь ремонтлауны күздә тотучы федераль программа ярдәмендә күләмле эш­ләр башкарылды.

“Мәгариф – безнең аерым игътибарда. Балаларга һәр мәктәптә – ерак авылларда да, шәһәрнең яңа төзелгән бистәләрендә дә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар булдырылуы мөһим”, – дип билгеләгән иде 2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында.
Башкортстан мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү һәм ремонтлау буенча лидерлар исәбенә керде. Быел республикада 35 мәктәп, 2 балалар бакчасы, 2 колледж бинасы капиталь ремонтланган. Шулай ук колледжларның матди-техник базасы яңартылган, мәктәпләр автопаркы 208 яңа автобус белән тулыланган.
2019 елдан 2024 елга кадәр республикада “Мәгариф” гомумдәүләт проекты буенча 48 яңа мәктәп һәм 65 балалар бакчасы төзелгән һәм ачылган.
Билгеле булуынча, 2026 елда Башкортстанда 36 мәктәп, 6 колледж һәм 6 балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясалачак. Әлеге эшләр “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылачак, дип хәбәр итәләр республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгында.
“Агымдагы елның февралендә республикада “Яшьләр һәм балалар” федераль гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру башланды. Яңа программа кысаларында төбәктә мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү һәм төзүне, мәктәпләр паркын тулыландыруны, урта һөнәри белем бирүнең матди-техник базасын яңартуны дәвам итәбез. Башкортстан җәлеп ителгән финанслар күләме буенча да, башкарылган эшләрнең саны һәм сыйфаты буенча да алдынгы позицияләрдә”, – дип билгеләп үтте республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика мәктәпләрендә кабинетларны яңарту турында билгеләде. Ул әйтүенчә, быел 711 мәктәптә хезмәт остаханәләре, Ватанны саклау һәм хәвефсезлек нигезләре сыйныфлары җиһазландырылган. Бу максатларга финанслау күләме 200 миллион сумнан арткан.
Башкортстан җиһазландырылучы мәктәпләр саны буенча алдынгылар исәбендә, республика Русиядә – 4нче, Идел буе федераль округында 1нче урынны били. 
“Иң яхшысы – балаларга” “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проектының төбәк проекты шулай атала. Әлеге программа кысаларында мәктәпләргә заманча станоклар, инструментлар, тегү һәм аш бүлмәсе җиһазлары бирелә. Уфа күппрофильле колледжы базасында ресурс-методика үзәге булдырылды, анда укытучылар стажировка уза һәм яңа инвентарь белән эшләргә өйрәнә”, – дип белдерде Министрлар кабинеты башлыгы.
Ул, шулай ук, 2026 елдан республикада музыка, физика һәм сынлы сәнгать кабинетларын җиһазландыра башлаячаклары турында ассызыклады. Бу уңайдан 879 мәктәп тулыланыр дип көтелә.
Шунысы да мөһим, республикада полилингваль күппрофильле гомуми белем бирү оешмалары челтәре төзелә. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев әйтүенчә, бүген полилингваль мәктәпләрнең төбәк челтәренә 11 алдынгы белем бирү учреждениесе керә, алар республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында урнашкан.
Болар – Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Учалы, Баймак шәһәрләре, шулай ук Стәрлебаш, Мишкә, Тәтешле һәм Хәйбулла районнары. Аларда укыту башкорт, татар, чуваш, удмурт, мари телләрендә алып барыла. Агымдагы уку елында полилингваль мәктәпләрдә 11 меңләп бала белем ала, шуларның 1183е – беренче сыйныф укучылары. Моннан тыш, Уфада һәм Стәрлебаш авылында полилингваль балалар бакчалары эшли.
“Башкортстанның полилингваль мәктәпләре – матди-техник яктан яхшы җиһазландырылган, барлык кирәкле уку җиһазлары булган, матур һәм иркен биналарда урнашкан заманча мәгариф оешмалары. 2030 елга кадәр республикада тагын 5 полилингваль мәктәп ачарга планлаштырабыз”, – диде Урал Килсенбаев.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Тәтешле районына эш сәфәре барышында удмурт теле тирәнтен өйрәнелүче полилингваль күппрофильле яңа мәктәпнең эшчәнлеге белән танышты. Белем учагы быел “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты кысаларында Яңа Тәтешле авылындагы урта мәктәп базасында ачылды.
“Безнең республикада 2 мең мәктәп бар, шуларның 11е – полилингваль мәктәпләр. Бу башлангычны үстерергә кирәк. Биредә балалар да, укытучылар да зур теләк белән шөгыльләнә. Әмма полилингваль учреждениеләр булдыру турындагы һәр карарга бик игътибарлы булырга кирәк – халык моны үзе теләсен, укытучыларның тиешле квалификацияле булсын, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Яңа Тәтешледә удмурт теле укытучылары бар, барысы да эшли. Мәктәп үзе дә якты, уңайлы. Ә янәшәдә Удмурт тарихи-мәдәни үзәге урнашкан, ул да Башкортстан халыкларының телләрен һәм мәдәниятен саклау буенча бик мөһим бурычны үти”.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас