-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 гыйнвар , 12:50

Сабыйлар да, тәрбиячеләр дә игътибар үзәгендә!

Русия Мәгариф министрлыгы 2026 елны "Мәктәпкәчә белем бирү елы" дип игълан итте.

Сабыйлар да, тәрбиячеләр дә игътибар үзәгендә!
Сабыйлар да, тәрбиячеләр дә игътибар үзәгендә!
Бу ел Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәгариф системасында "Мәктәпкәчә белем бирү елы" дип игълан ителде. Бу башлангыч мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

"Мәктәпкәчә белем бирү елы" кысаларында бөтен ил буйлап балалар бакчаларындагы шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Төп бурычлар арасында — укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибен эшләү һәм раслау, тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлтелгән мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартына үзгәрешләр кертү. Шулай ук, быел ил төбәкләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын укыту программасын этаплап кертү дәвам итәчәк. 2030 елга илнең барлык субъектларында ата-аналарга белем бирү программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең Бердәм санлы ресурсы эшли башлаячак, анда «Балалар бакчалары мөдирләре» бүлегендә иң яхшы практикалар һәм идарә карарлары тәкъдим ителәчәк. Материалларга керү мөмкинлеген MAX мессенджерында да булачак.
 
Динар Кәлимуллин фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас