Русиядә “ок” һәм “окей” сүзләрен БДИда иншада куллануны тыйдылар. Карар жанрның монологик булуын күз уңында тотуы белән дәлилләнгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы А. И. Герцен исемендәге РДПУның урыс теле кафедрасы мөдире сүзләренә сылтама белән.
"Ике сүз дә диалогта кулланыла, ә БДИ иншасы — бернинди “окей” һәм “ок”ларга урын булмаган монолог. Мондый сүзләр язылган иншаны күз алдына китерүе дә кыен”, — дип белдергән профессор Наталия Козловская.
Эксперт сүзләренә караганда, С.А. Кузнецов редакциясендәге “Урыс теленең зур аңлатмалы сүзлеге”ндә ризалыкны аңлатучы кисәкчә булып килгән “окей” һәм аның омонимы рәвешендә хәбәр функциясендә кулланылган “окей” аңлатмасыз бирелгән. “Ок” сүзе сүзлектә бөтенләй юк. СПбДУ сайтында урнаштырылган “Дәүләт урыс теленең аңлатмалы сүзлегендә”, үз чиратында, “окей” да, “ок” та юк.
Эксперт билгеләвенчә, “окей” сүзенең урыс телендә “да” һәм “хорошо” дигән аналоглары бар, аларны сорауларга җавап сыйфатында да, кисәкчә һәм хәбәр сыйфатында да кулланырга мөмкин.
Фото: iz.ru