-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар , 19:01

Металлардагы ярыкларны микросварка ярдәмендә регенерациялиләр

УДНТУ фәнни коллективы кампусның Реверсив инжиниринг үзәгендә электроимпульслы эшкәртү нигезендә металлардагы дефектларны регенерацияләү технологиясен эшли. Галимнәр югары тыгызлыктагы токларның кыска импульсларын бирү методикасын һәм алгоритмын булдырган.

Металлардагы ярыкларны микросварка ярдәмендә регенерациялиләр
Металлардагы ярыкларны микросварка ярдәмендә регенерациялиләр

Металлларның дефектларын бетерү һәм коррозиягә чыдамлыгын арттыруның гамәлдәге ысуллары катлаулы җиһазлар, шактый энергия чыгымнары һәм хезмәт ресурслары таләп итә. Белгечләр традицион алымнарга перспективалы альтернатива дип югары тыгызлыктагы импульс тогын (ИТВП) куллануны атый. Технология микро ярыкларны бетерергә, яки аларның үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә һәм шул ук вакытта кайбер өстенлекләргә ия.

- Электр тогы металл атомнарына җылылыкка караганда нәтиҗәлерәк тәэсир итәргә мөмкин икән. Югары тыгызлыктагы импульс тогын үткәреп, материалларның микроструктурасын үзгәртергә мөмкин. Ә структураны үзгәртеп, без үзлекләрне үзгәртәбез, - ди УДНТУ профессоры Сергей Дмитриев.

Фото: campusufa.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас