Хәзер илнең төрле төбәкләрендә 14 атом эретеп ябыштыру мәктәбе эшли, УДНТУ базасындагы мәктәп 15 нче булачак. Әлеге статусны алу өчен уку йортының алга киткән матди-техник базасы һәм югары квалификацияле укытучылары булырга тиеш.
- Бу сәнәгать һәм һөнәри белем бирү системасы үсеше өчен мөһим вакыйга. Квалификацияле белгечләр әзерләү, бигрәк тә атом тармагының эретеп ябыштыру технологияләре кебек югары технологияле юнәлешләрдә, производстволарның тотрыклылыгына һәм көндәшлеккә сәләтлелегенә турыдан-туры йогынты ясый. Университет базасында заманча белем бирү мәйданчыгы булдыру ил предприятиеләрен кирәкле кадрлар белән тәэмин итәргә, ә киләчәктә компетенцияләр үзәген формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул төбәк өчен генә түгел, ә күрше субъектлар өчен дә эшләячәк, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары; сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: pravitelstvorb.ru