-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар , 16:28

Бәхетле балачак иле алиһәсе

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы үзенең уңыш-казанышлары белән район күләмендә генә түгел, республикада да киң билгеле. Аның тәрбиячеләре дә, тәрбияләнүчеләре дә һәрдаим төрле иҗади бәйгеләрдә күркәм җиңүләр яулап кына тора. Бу уңышларда аның җитәкчесе Рәйсә Гайнел кызы Хаҗипованың өлеше бәяләп бетергесез.

Бәхетле балачак иле алиһәсе
Бәхетле балачак иле алиһәсе
Дүртөйле шәһәрендә яшәүче ата-аналар сабыйларын 10нчы балалар бакчасына бирергә омтыла, чөнки беләләр: биредә гармонияле үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган.
Әлеге балалар бакчасының иркен, кышларын кардан ясалган әкият геройлары белән бизәлгән, җәйләрен гөл-чәчәккә күмелеп утырган ихатасы әллә кайдан үзенә игътибарны җәлеп итә. Биредә сабыйларның көлү тавышлары яңгырап тора, урамга яңа пешкән тәмле ризык исләре тарала. Ә бу бәхетле балачак дөньясының үзәгендә – ул, Рәйсә Гайнел кызы Хаҗипова, тормышы бу учреждениенең синонимына әйләнгән кеше.
Рәйсә Гайнел кызы чыгышы белән Чакмагыш районыннан. Кечкенә чагында ук ул үз тормышын балалар тәрбияләү белән бәйләргә карар кыла. Кемнеңдер үсә-үсә хыяллары үзгәрә, ә аның тәрбияче һөнәренә булган кызыксынуы, мәхәббәте арта гына бара. Мәктәптән соң максатчан, тырыш кыз Уфа шәһәренең 1нче педагогия училищесына укырга керә, ә арытаба Бөре дәүләт педагогия институтының мәктәпкәчә белем бирү факультетын тәмамлый.
Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу, ул менә кырык елдан артык Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында эшли. Педагогик эшчәнлеген 1985 елда тәрбияче булып башлый, ә арытаба шушы бакчада өлкән тәрбияче вазыйфасына тәгаенләнә. Коллективны җитәкләвенә дә инде ун елдан артык вакыт узган.
– Рәйсә Гайнел кызы – гаҗәеп һәм күпкырлы сәләтләргә ия кеше, талантлы педагог һәм зирәк җитәкче, – ди аның хакында хезмәттәшләре. – Ул һәрвакыт иҗади эзләнүдә, һөнәри яссылыкта камилләшүдән туктаганы юк. Ярдәмчел, тыйнак, һәрчак ачык йөзле булуы белән барыбызның да тирән ихтирамын яулаган шәхес ул.
Бирегә тәрбияче буларак килгән япь-яшь кыз тиз арада тәрбияләнүчеләре, аларның ата-аналары һәм коллектив белән уртак тел таба. Балаларны вакытында ашату, йоклату, саф һавада йөртү, төрле дәресләр үткәрүдән тыш, ул аларның һәркайсының талант очкыннарын ачу, кызыксынучанлыгын үстерү юнәлешендә дә зур эш алып бара. Аның төркеме балалары һәрвакыт иң иҗади була: төрле мавыктыргыч спектакльләр куя, походларга чыга, җыр-бию фестивальләрендә гел беренче урыннарны яулый, үз куллары белән әкият китаплары яза һ.б. Хезмәттәшләре һәм бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре аның бетмәс-төкәнмәс энергиясен, педагогик талантын һәм, иң мөһиме, кешеләрне берләштерә белүен югары бәяли. Шуңа да моннан ун ел элек яңа мөдир тәгаенләү турында мәсьәлә килеп баскач, аның кандидатурасын сайлау табигый була.
Рәйсә Гайнел кызының девизы: “Без бергәләп тәрбияләнүчеләребез өчен иң яхшы балачак дөньясы булдырырга тиеш”. Аның җитәкчелегендә 10нчы балалар бакчасы чәчәк ата. Уңышлар турында диварларны бизәп торучы төрле Мактау кәгазьләре дә ачык сөйли: менә “Ләйсән” “Иң яхшы балалар бакчасы” дигән исемгә лаек булган, менә аның яшь артистлары республика бәйгесендә җиңгән
һ.б.
“Ләйсән”гә йөрүче кызлар һәм малайлар мәктәпкә яхшы әзерлек белән бара, биредә гуманитар һәм төгәл фәннәрне өйрәнү өчен ныклы нигез булдырылган.
– Балалар туган телен, мәдәниятен белеп үсәргә тиеш, – ди мөдир. – Шуңа бакчабызда төрле милләт халыкларының күркәм гореф-гадәтләренә багышланган мәдәни чаралар даими үткәрелә. Районыбызның данлыклы шәхесләре белән очрашулар оештырабыз, тарих һәм туган якны өйрәнү музеена, төрле күргәзмәләргә еш йөрибез.
Экология тәрбиясе бирү ягыннан да 10нчы балалар бакчасы күпләргә үрнәк күрсәтә: биредә макулатура, батарейкалар җыю кебек эшләр дә даими оештырыла.
Зирәк җитәкче коллектив һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары арасында тыгыз элемтә булдыруга ирешкән: биредә әти-әниләр катнашлыгында төрле фәһемле бәйрәмнәр үткәрелә, әти-әниләрдән осталык дәресләре, җыелышларда “Ачык микрофон” тәкъдим ителә. Бу балалар бакчасында ата-аналар – фикердәшләр командасы. Тынгысыз, һәрчак якты идеяләр белән янучы җитәкче канаты астында яшь тәрбиячеләрнең күбесе һөнәри конкурсларда җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде. Коллективның тотрыклы, бердәм булуының нәтиҗәсе дә бу.
– Без 10нчы балалар бакчасын кызлар һәм улларыбызны мәктәпкә яхшы итеп әзерләгән өчен генә түгел, ә сабыйларыбызның балачагын кадерли белгән, эмоциональ интеллект һәм үз-үзенә ышаныч үстергән өчен яратабыз, – ди ата-аналар.
Рәйсә Гайнел кызы кабинетында сирәк утыра. Аны музыка залында репетицияләрдә, хезмәттәшләре белән яңа проект турында фикер алышу өстендә күрергә була, ә уен мәйданчыгында балалар белән ихлас итеп аралашуына шаһит булсаң, аның чын-чынлап үз һөнәренә мөкиббән кеше икәнен бер караштан аңлыйсың.
Сурәтләмәбез герое үзе җитәкләгән учреждениенең матди-техник базасын ныгытуга зур көч сала, балалар бакчасы территориясе елдан-ел күркәмләнә, төзекләнә. Биредә яңа белем бирү стандартларын кертү эше дә уңышлы дәвам итә.
Рәйсә Гайнел кызы Дүртөйле шәһәре Советы депутаты һәм “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Дүртөйле районы буенча бүлекчәсе әгъзасы булып тора. Күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәренә тугрылыгы өчен ул “Русия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булды һәм “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. “Ләйсән” балалар бакчасындагы барлык педагогларның да квалификация категориясе бар, ә педагогларның яртысыннан күбрәге югары квалификациягә ия.
Ә өйдә аны ышанычлы тылы – кайгыртучан тормыш юлдашы Радик Гандәлиф улы, кызы Элина, улы Вадим, килене Алина һәм өч оныгы көтә. Алар да кадерле кешеләренең һөнәри эшчәнлегенә зур хөрмәт белән карый, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә.

Рәсемдә: Хаҗиповларның гаилә альбомыннан.


Автор: Миләүшә Латыйпова
Читайте нас