22 гыйнварда Уфа балалар филармониясендә “Башкортстан башкаласы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсын ябу тантанасы булды. Шәһәр мэриясе мәгълүматлары буенча, конкурс узган елның 24 ноябреннән 19 декабренә кадәр узган. Анда башкаланың җиде районыннан 42 педагогик хезмәткәр катнашкан. Алар арасында – тәрбиячеләр һәм өлкән тәрбиячеләр. Алар биш конкурс сынавы узган: “Балалар белән педагогик чара”, “Ата-аналар белән мәгърифәт чарасы”, “Осталык дәресе”, “Блиц-турнир” һәм “Мәгариф форсажы”.
Мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина, конкурсантларны сәламләп, 2026 елның Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәктәпкәчә белем бирү елы” дип игълан ителүен билгеләп үтте.
"Кызыклы гына түгел, бик күп файдалы проектлар тормышка ашырылыр дип ышанабыз. Узган ел республикада беренче мәртәбә Русия Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү департаменты вәкилләре булып китте. Әлбәттә, без башкала мәгарифе тәҗрибәсен күрсәттек. Кунаклар безнең мәктәпкәчә белем бирү системасының ни дәрәҗәдә төзелгәнлегенә, профессиональ һәм талантлы тәрбиячеләребезгә гаҗәеп сокландылар”, - диде ул. - Барыгызга да сәламәтлек, оптимизм, балалардан һәм ата-аналардан мәхәббәт, гармония телим”.
Конкурс призерларын шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Азат Батыршин бүләкләде. Ә җиңү баскычында 10 педагогик хезмәткәр булды.
251нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Селезнева “Башкортстан башкаласының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсының абсолют җиңүчесе дип танылды.
“Туган телдә укыту белән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсында җиңүче — 40нчы башкорт балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хисмәтуллина.
“Педагогик дебют” номинациясендә 144нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ализа Ялмурдина иң яхшысы булды.
Педагогларны кубоклар, мактау грамоталары, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата бүләкләр һәм ял сертификатлары белән бүләкләнде. Чара Уфа балалар филармониясе һәм “Моторостроитель” мәдәният сарае иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Фото: Уфа шәһре мэриясе