-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар , 11:02

Әни кебек сөеп тәрбияли

Марина Сәхәветдинова үз эшен яратып, ихлас башкара, шуңа да аны балалар ярата

Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли

Нибары бер яше тулып узган, сөйләшергә дә, ашарга да, вакытында йокларга да өйрәнеп кенә килгән сабыйлар… Алар өчен әлеге гаять зур дөнья таныш түгел, бераз куркыныч та. Әни куеныннан аерылып, балалар бакчасына тәүге адымнарын ясаганда, аларны кем каршы ала? Кем күз яшьләрен сөртә, кем җылы кочагына алып юата, кем беренче тапкыр: “Әйдә, уйнарга!” – дип кулын суза? Ул — тәрбияче! Бала көн саен иртән аңа ышанып, яратып бакчага килә, көне буе шушы кешегә сыенып яши. Бер бала гына түгел — дистәләгән сабыйга беренче аралашу орлыклары салучы да ул.

Тәрбияче — һөнәр генә түгел, ул – язмыш, күңел халәте. Баланың холкын, тормышка карашын нәкъ менә тәрбияче формалаштыра. Шундый изге, җаваплы һөнәр ияләренең берсе — Илеш районының Югары Яркәй авылындагы 2нче “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куючы Марина Николаевна Сәхәветдинова.

Авыл кызы

Марина Николаевна 1984 елның 14 гыйнварында Илеш районының Иске Нәдер авылында дөньяга килә. Авыл баласы буларак, кечкенәдән үк хезмәтнең, сабырлыкның, җавап­лылыкның ни икәнен белеп үсә.
Маринаның әнисе Римма Әкъсән кызы Сафонова – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ул 1976 елда Благовещен педагогия училищесын тәмамлап, 36 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Әнисенең үрнәге — сабырлык, җаваплылык, педагогик намус кебек сыйфатлар кыз күңелендә тирән эз калдыра.
Әтисе — Николай Гаврилович Сафонов, комбайнчы, авыл хуҗалыгында намуслы хезмәте өчен “Башкортстан­ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булган. Җиргә, хезмәткә хөрмәт тә Маринага нәкъ менә гаиләдә бирелгән.
1991 елда ул беренче сыйныфка бара, 2001 елда мәктәпне тәмамлый. Яшь кыз һөнәр сайлаганда ул вакытта икътисад юнәлешенә өстенлек бирә. Түбән Кама нефть-химия колледжына укырга кереп, бухгалтер-икътисадчы белгечлеге ала. Ләкин һәр кешенең үз язмыш сукмагы бар. Кайчак ул шунда ук ачылмый, еллар узгач кеше аңа юл яра.
2003 елдан башлап сәүдә өлкәсендә — азык-төлек, балалар товарлары, яшелчә кибетләрендә эшли. Бу еллар аңарда кешеләр белән аралашу, сабырлык, хезмәтне ярату сыйфатларын ныгыта. Язмыш аны барыбер балалар дөньясына алып килә.

Гаилә — ныклы терәк

2006 елда Марина Николаевна Айрат Фәнзил улы Сәхәветдиновка кияүгә чыга. Ире Якутиядә күтәрткеч машинисты булып эшли.
— Ирем миңа рухи яктан да, матди яктан да ярдәм итә, — ди ул.
Аның фикеренчә, ныклы гаиләнең нигезендә — үзара аңлашу, мәхәббәт һәм хөрмәт. Балалар, беренче чиратта, тәрбияне гаиләдә ала.
— Балалар бакчасында гына түгел, иң зур тәрбия — өйдә, — ди ул.

Ана булу — иң зур бәхет

Марина Николаевна — өч бала әнисе. Олы улы Дениска — 19 яшь, ул Әлмәт дәүләт нефть университетында икенче курста укый. Кызлары Камиллага — 16 яшь, Югары Яркәй 4нче мәктәбендә 9нчы сыйныфта укый. Кече уллары Азимга — 5 яшь, ул балалар бакчасына йөри.
— Беренче баламны кулга алгач, мин моңа кадәр ансыз ничек яшәгәнмен, дип уйладым, — ди ул. — Әни булу — Аллаһ биргән иң зур бәхет. Һәр хатын-кызга шушы бәхетне татырга язсын иде.
Ана булу аны тагы да зирәгрәк, сабыррак итә, тормышка тирәнрәк караш бирә.

Балалар бакчасына юл

2015 елда Марина Николаевнаның тормышында кискән борылыш була. Кечкенә балалары булган, кибеттә кичке сигезгә кадәр эшләүче яшь анага бер ханым балалар бакчасына урнашып карарга киңәш бирә. Ул вакытта беренче уллары мәктәпкә укырга кергән генә була.
Нәкъ шул чорда Югары Яркәйдә яңа балалар бакчасы төзелә. Марина Николаевна район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итеп, кече тәрбияче вазыйфасына гариза яза. Һәм — шатлыклы мизгел: аны эшкә алалар.
2015 елның 8 октябреннән башлап балалар бакчасы аның икенче йортына әверелә. Шул ук елны ул ВЭГУга укырга керә, “мәктәпкәчә педагогика” белгечлеге буенча укып, 2021 елда диплом ала.
2019 елда балалар бакчасы мөдире аңа тәрбияче вазыйфасын тәкъдим итә. Шуннан бирле Марина Николаевна — сабыйларның яраткан тәрбиячесе. 2025 елда аның беренче чыгарылышы була — бүген инде олы йөрәкле белгеч иң кечкенә сабыйларны тәрбияли.

Остазлар һәм рәхмәт сүзләре

– Тәрбияче булып өлгерүемә район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем бирү юнәлешен җитәкләгән Лиза Рафаэль кызына, мине эшкә кабул иткән балалар бакчасының элекке мөдире Айгөл Дикать кызына да бик рәхмәтлемен, – ди Марина Сәхәветдинова.
Һәр педагог тормышында остазлар аерым урын алып тора. Марина Николаевна өчен мондый кеше — Ләйсән Радик кызы.
— Ул мине барысына да өйрәтте. Һәрчак ярдәм итте, ышанды, терәк булды. Мин аңа чын күңелдән рәхмәтлемен, — ди ул.
Педагогикада белем генә түгел, тәҗрибә, кешелеклелек сыйфатлары да зур әһәмияткә ия.
– Бергә эшләгән һәр коллегама, ярдәм кулы сузучыларның һәркайсына рәхмәтлемен. Гүзәл Фикус кызына рәхмәтем чиксез. Ачык дәрес үткәрер алдыннан һәрвакыт киңәш­ләрен бирә, – ди Марина Николаевна.

Һөнәрнең асылы

— “Авырмы?” — дип сорыйлар еш кына. — Эшеңне яратсаң, авыр түгел. Иң мөһиме — балаларны ярату. Алар бит кечкенә, яклауга мохтаҗ, – ди педагог.
Аның педагогик серләре дә гади, әмма тирән мәгънәле. Балалар белән ихлас булырга, алар белән бер телдә сөйләшергә кирәк. Яхшылык, һич­шиксез, кире кайта.
Аның фикеренчә, тәрбияченең төп сыйфаты — балаларга мәхәббәт. Һөнәргә, кешеләргә, тормышка ачык булу, гадилек, ихласлык — боларсыз тәрбияче була алмыйсың. Яхшы тәрбияченең тагын бер мөһим сыйфаты — югарыдан карамау. Балалар янында масаю, тәкәбберлек — иң начар сыйфат. Һәр бала — аерым дөнья. Кемдер шаян, кемдер оялчан, кемдер әнисен сагынып елый. Мондый мизгелләрдә тәрбияченең кочагы — иң ышанычлы сыену урыны.
— Әгәр балага моңсу булса, мин аның белән сөйләшәм, кочагыма алам. Аларның соравы бер: “Әни кайчан килә?” Балалар белән аралашам, көләм, шаярам, – ди тәрбияче.
Балалар тәрбияченең нинди кеше булуын бик тиз сизә. Кайчакта таләпчән дә булырга туры килә, әмма күңел җылысын алар барыбер тоя.
Балаларыгызга вакытыгызны кызганмагыз. Зифа Нагаеваның “Бер вакыт кына” дигән җырындагыча — ул вакыт сиздермичә үтеп китә, – дигән теләген җиткерә ул ата-аналарга.
Марина Сәхәветдинова — сабыйлар өчен икенче әни, һөнәренә чын күңелдән бирелгән кеше.
Тәрбияче — һөнәр генә түгел, ул миссия. Ул – балачак иленә юл салучы, күңелләргә яктылык өстәүче кеше. Марина Сәхәветдинова — нәкъ шундый тәрбияче. Ул — яхшы белгеч кенә түгел, ә кайнар йөрәкле, киң күңелле кеше, яратучы әни, аңлаучы хатын, гаилә учагын саклаучы хатын-кыз.
Мондый тәрбиячеләр эшләгәндә — балалар ышанычлы кулларда.


Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Әни кебек сөеп тәрбияли
Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас