-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар , 16:10

"Профессионаллар" ярышка чыга

2 февральдән 13 февральгә кадәр Башкортстанда Чемпионат хәрәкәте чаралары узачак. Чараларның төбәк операторы булып Башкортстанның Һөнәри әзерлек үзәге тора.

"Профессионаллар" ярышка чыга
"Профессионаллар" ярышка чыга
Ярышлар төп яшь категориясендә -152 компетенция һәм «Юниорлар» категориясендә 42 компетенция буенча узачак. Анда 750гә якын урта һөнәри белем бирү студенты һәм 210 укучы катнашачак. Конкурсантларны эксперт-остазлар озата бара.

- «Профессионаллар» чемпионат хәрәкәтенең «Бердәмлектә көч: киләчәк профессионаллары» темасы астында узучы төбәк этабы «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруда һәм икътисадның реаль секторы өчен кадрлар әзерләүдә мөһим корал булып тора. Чемпионат урта һөнәри белем бирү системасының эш бирүчеләр белән турыдан-туры бәйләнешен булдырырга һәм сәнәгать һәм социаль өлкәдә кирәкле белгечләрне практик юнәлештә әзерләргә мөмкинлек бирә, – дип шәрехләде мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.

Хәрәкәтнең партнер предприятиеләре конкурс биремнәрен эшләүдә катнаша һәм жюри составына керә. Быел чемпионатның генераль иганәчесе «Башнефть» - республиканың төп сәнәгать компаниясе, Башкортстанның иң эре салым түләүчесе һәм эш бирүчесе.

Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар шунда ук төбәк этап партнерлары булган предприятиеләргә эшкә урнашу турында тәкъдим ала, шулай ук үзләре сайлаган юнәлешләр буенча стажировка үтә ала.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас