Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә БДИны алдан тапшыру вакыты — 20 марттан 20 апрельгә кадәр, төп вакыты — 1 июньнән 9 июльгә кадәр, өстәмә вакыты 4 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр узачак.
Башкортстан Мәгариф министрлыгы БДИ-2026 тапшыруга гариза агымдагы елның 2 февраленә кадәр кабул ителүе турында искә төшерә. Гариза тапшырырга нибары 7 көн калды.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, гаризада БДИ тапшырырга ниятләгән фәннәрне күрсәтергә кирәк.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп укучылары гариза биргәндә психологик-медицина-педагогик комиссия рекомендацияләренең оригиналын яки расланган күчермәсен, ә инвалидлыклары булган укучылар белешмәнең һәм психологик-медицина-педагогик комиссия рекомендацияләренең оригиналын яки расланган күчермәсен күрсәтергә тиеш.
Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар гариза тапшырганда мәгариф турындагы документлар оригиналын яки аларның расланган күчермәсен бирергә тиеш.
Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ имтиханнар үткәрүнең төп чорының резерв срокларында уздырыла, алар өчен БДИ үткәрүнең башка срокларында документлар белән расланган нигезле сәбәпләр (авыру яки башка хәлләр) булганда гына катнашырга рөхсәт ителә.
«БДИда катнашучылар БДИда катнашу турында гаризаларны 2 февральдән соң документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр (авыру яки башка хәлләр) булганда гына бирергә хокуклы. Бу очракта күрсәтелгән затлар Дәүләт имтихан комиссиясенә БДИда катнашу турында гариза, шулай ук билгеләнгән вакытта имтихан тапшыру мөмкинлеге булмавын раслаучы документлар бирә», — дип белдерәләр Мәгариф министрлыгында.