-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 гыйнвар , 16:52

Нейрочелтәр фәнгә ничек йогынты ясый?

Бу хакта Евразия фәнни-мәгариф үзәге йортында студентлар, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар фәнни-популяр лекциядә фикер алышты.

Нейрочелтәр фәнгә ничек йогынты ясый?
Нейрочелтәр фәнгә ничек йогынты ясый?

Биредә «Химиядә ясалма интеллект: экспериментлардан санлаштыруга кадәр» дигән актуаль темага доклад яңгырады. Чара Русия Президенты тарафыннан игълан ителгән "Фән һәм технологияләр унъеллыгы" кысаларында гамәлгә ашырылды.

Чыгышы барышында галимнәр химик синтез масштаблары һәм кешелекнең тотрыклы үсеше өчен катализның критик әһәмияте мәсьәләләренә кагылып, хәзерге дөньяда химия фәненең һәм сәнәгатенең фундаменталь ролен җентекләп яктыртты.

Тикшеренү практикасында санлы технологияләргә ихтыяҗ артуга аерым игътибар бирелде. Химиядә ясалма интеллект кертү турында сөйләгәндә, спикерлар аның зур потенциалын гына түгел, булган куркынычларны да ассызыклады. Якындагы перспективада 5-7 ел дәвамында традицион лаборатор киңлекләр кысаларында тикшеренүчене ИИ-системага тулысынча алмаштыру ихтималы аз һәм икътисади яктан отышлы түгел, дип ассызыкладылар.

Галимнәр фикеренчә, «акыллы» лабораторияләрнең беренче дулкыны санлы киңлекне файдалану мөмкинлеге булган махсуслаштырылган мәйданчыкларда гамәлгә ашырылачак, бу фәнни эшнең яңа форматларын ачачак.

Лекциядән соң белгечләр аудиториянең күпсанлы сорауларына җавап бирде, бу күтәрелгән теманы тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирде.

Фото: башинформ.рф

Автор: Денис Таваев
Читайте нас