+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 Февраля , 06:00

Балаларның йокылары туямы?

Кытай мәктәпләрен укучыларның йокы сыйфаты буенча бәяләячәкләр.

Балаларның йокылары туямы?Балаларның йокылары туямы?
Балаларның йокылары туямы?

Мондый карар балаларның йокысы туймауның илдә проблемага әйләнүе белән бәйле.

Кытайда мәктәпләрне укучыларның йокыларын туйдыруга стимуллаштыра башлаячаклар. Илнең мәгариф министры Чэнь Баошэн белдергәнчә, уку йортлары укучылар өчен йокы сәгатьләре санын арттырырга ярдәм итәчәк үз чараларын эшләргә тиеш. Алай гына да түгел, мәктәпләргә укучыларның йокылары туямы икәнен контрольдә тотарга туры киләчәк.

2019 елда йокыны тикшерү җәмгыяте мәгълүматлары буенча, 6-17 яшьлек кытай балаларының 63 проценты тәүлегенә сигез сәгатьтән дә кимрәк йоклый. Белгечләр йокысызлыкның төп сәбәпләре уку йөкләнешенең артуы, дәресләрнең иртә башлануы һәм озак вакыт гаджетлар куллану дип белдерә.

Авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәкләре мәгълүматларына караганда, 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга — 9-12 сәгать, ә 13-18 яшьтәгеләргә 8-10 сәгать йокларга киңәш ителә. 

Кытайда кешеләр традиция буенча озак йоклауны ялкаулыкка тиңләргә күнеккән. Моннан тыш, балаларның режимына аларның ата-аналары режимы да йогынты ясый. Әйтик, өлкәннәр төнгә кадәр эшләсә, балалар да соңрак йокларга ята.

 

Фото Интернеттан алынды.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас