Русия Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан укучыларга чит телләрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санын кыскартырга планлаштыра. Бу хакта Мәскәү Педагогия дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков хәбәр итә.
Сүз 5-7нче сыйныф укучылары турында бара. “2026 елның 1 сентябреннән Мәгариф министрлыгы 5-7нче сыйныфларда чит телләр буенча сәгатьләрне атнага өч сәгатьтән икегә кадәр кыскартырга планлаштыра, ягъни чит телләрнең гомум күләме 510 сәгатьтән 408 сәгатькә кадәр кимиячәк”, — дип белдерә ул.
Ректор сүзләренчә, мондый чара укучыларга йөкләнешне һәм вакытны дөрес бүлү өчен кирәк.
Чит телләр шул ук вакытта мәктәптә мәҗбүри булып кала, юкка чыкмый. Алай гына да түгел, 8нче һәм 9нчы сыйныфларда ул, элеккечә, атнага 3 сәгать өйрәнеләчәк.
Автор фотосы.