+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 февраль , 05:21

Камил Рамазанов: “Тормыш сыйфатының үсеше фәнгә бәйле”

Галимнәребезнең нинди ачышлары яшәешебезне яңа дәрәҗәгә күтәрә?

Камил Рамазанов: “Тормыш сыйфатының үсеше фәнгә бәйле”Камил Рамазанов: “Тормыш сыйфатының үсеше фәнгә бәйле”
Камил Рамазанов: “Тормыш сыйфатының үсеше фәнгә бәйле”
Агымдагы ел Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе өчен аеруча истәлекле һәм аерым мәгънәгә ия булачак. Сүз галимнәребезнең ниндидер мөһим фәнни ачышлары турында гына түгел. Быел республиканың Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен билгели. Академия бүген үз алдына нинди максатлар куеп эшли? Башкортстанның фән өлкәсе нинди үзгәрешләр кичерә? Шушы һәм башка сораулар белән без 8 февральдә билгеләнүче Русия фәне көне алдыннан Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазановка мөрәҗәгать иттек.

– Камил Нуруллаевич, респуб­ликаның Фәннәр академиясе бүген үсеш чорын кичерә. Соңгы елларда ил һәм республика җитәкчелеге фәнне үстерүгә аерым игътибар бирә. Билгеле, һәр эш нәтиҗәле булсын өчен аның нигезе ныклы булырга тиеш. Республиканың Фәннәр академиясенә кемнәр нигез салган? Алар эшне ничек оештырган?
– Безнең академия СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы базасында оештырыла. 1991 елның 6 фев­ралендә БАССР Югары Советы Прези­диумының “Республиканың фәнни-техник потенциалын саклау, ныгыту һәм үстерү өчен” дип аталган мөстәкыйль академия төзү турындагы карары чыга. Академиянең нигезенә республиканың һәм аның күпмилләтле халкының фәнни үсешен тәэмин итү бурычларын хәл итү, республика фәнни оешмаларының, югары уку йорт­ларының һәм предприятиеләрнең тикше­ренү, инновация эшчәнлеген интегра­цияләүдә актив катнашу, фән һәм мәгариф өлкәләрендә элемтәләрне ныгыту, Башкортстан галимнәренең Русия һәм дөнья­ның башка илләре фәнни җәмәгать­челекләре белән хезмәттәшлеген үстерү максаты куела.
Фәннәр академиясенең эше республика Хөкүмәте тарафыннан расланган һәм Башкортстанның фәнни-техник программалары һәм республика җитәкчесенең еллык Юлламалары кысаларында төзелә.
1991 елның 17 маенда БАССРның Югары Советы Президиумы карары белән Фәннәр Академиясенең президенты итеп техник фәннәр докторы Оскар Әкрәм улы Кайбышев билгеләнә. Аның рәислегендә Акаде­миянең Оештыру советы туплана: аның составына төрле өлкәдәге киң билгеле галимнәр Р. Н. Гыймаев, Ә. Г. Гомә­ров,
У. Г. Госманов, М. Ә. Камалетдинов, Р. Ш. Магазов, В. В. Напалков, Д. Л. Рахманкулов, З. Г. Ураксин, Ф. С. Фәйзуллин керә.
1991 елның 1 октябрендә Оештыру советы Академиянең беренче 38 почетлы (мактаулы) һәм 4 чит ил әгъзасын сайлый. Алар арасында республикабызда киң билгеле булган шәхесләр дә, чит өлкәләр­дән, чит илләрдән фәнни хезмәттәшлекне үстерү өчен килгән мәртәбәле галимнәр дә була. Нәкъ алар 1991 елның 15 октябрендә яшерен тавыш бирү юлы белән, Фәннәр академиясенең нигезенә салынган карарларны гамәлгә ашыру өчен, Оештыру советы составында булган югарыда санап үтелгән галимнәрне беренче академиклар итеп сайлый.
Шулай итеп, үзгәртеп кору чорында, элекке дәүләт системасы җимерелеп, яңа идарә институтлары формалашкан вакытта, Башкортстан Республикасы стратегик яктан бик мөһим адым ясады – үзенең Фәннәр академиясен булдырды. Бу карар сәяси тотрыксызлык, икътисади кыенлыклар һәм яңа федератив модель эзләү шартларында кабул ителде. Әмма нәкъ шул елларда салынган ныклы нигез Академиягә сакланып калырга гына түгел, ә илнең фәнни киңлегендә аерым, абруйлы урын алырга мөмкинлек бирде.
Бүген исә Башкортстан Фәннәр академиясе – Русиядәге сакланып калган төбәк академияләренең берсе. Якынча туксан субъект арасыннан бүген төбәк академия­ләре дүрт республикада гына эшләп килә: Башкортстанда, Татарстанда, Чечен һәм Саха (Якутия) республикаларында.
– Димәк, безнең Академиянең алга куйган бурычлары беренче көннән үк төпле, шул ук вакытта заманга ярашлы булган.
– Башкортстан Фәннәр академиясе формаль административ структура буларак барлыкка килми. Монда инициатива “өстән” түгел, ә нәкъ фәнни җәмәгать­челек­тән чыга. Геология, химия, математика, техник һәм гуманитар фәннәр вәкилләре булган фән докторлары тулы хокуклы академик институт төзү тәкъдиме белән үзләре чыга.
Әлбәттә, бу эштә республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның роле аеруча зур булды. Ул, Академияне булдыру турындагы Указга кул куеп кына калмыйча, аның формалаштыру процессын шәхсән контрольдә тотты. Указ имзаланганнан беренче гомум җыелышка кадәр бер елга якын вакыт уза – бу чорда сайлау механизмнары, эш принциплары җентекләп әзерләнә.
Төп карар Академия әгъзаларын билгеләү түгел, ә сайлап алу юлын куллану була. Нәкъ менә шул принцип Академиянең киләчәк тотрыклылыгын тәэмин итә дә инде.
– Башкортстанның Фәннәр академиясе башка төбәк акаде­мия­лә­реннән нәрсәсе белән аерыла? Аның үзенчәлеге нидә?
– Тәү чиратта, югарыда әйтүемчә, сайлап алу системасы белән. Нәкъ шушы принцип Башкортстан Фәннәр академиясен 1990 елларда барлыкка килгән башка төбәк академияләреннән аерып торды. Кайбер урыннарда фәнни структуралар сәяси яисә административ нигездә төзелгәнлектән, алар озак эшли алмады. Башкортстанда исә Русия Фәннәр академиясе моделе нигез итеп алынды.
Бүгенгә кадәр академиклар, мөхбир-әгъзалар, почетлы (мактаулы) академиклар һәм профессорлар яшерен тавыш биреп сайлау юлы белән билгеләнә. Бу – конкурентлы процесс: бер урынга берничә фән докторы дәгъва итә ала, һәм иң абруйлы, эшендә зур нәтиҗә күрсәткән галим сайлап алына. Әлеге система фәнни корпусның даими яңарып торуын һәм тикшеренү­ләрнең югары дәрәҗәдә саклануын тәэмин итә дә инде.
Вакыт күрсәтүенчә, нәкъ менә шушы модель иң нәтиҗәле булып чыкты. Шуңа да 1991 елда салынган нигезләр бүген дә саклана һәм үсеш ала.
– Бүген Академия нинди принцип­ларны алга куеп эшли?
– Төп үзенчәлекләрнең берсе – фәнни оешмаларның югары концентрацияле булуы. Бүгенге көндә Башкортстанда Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге институтлары эшли. Моннан тыш, әйдәп баручы югары уку йортлары һәм координатор ролен үтәүче Башкортстан Фәннәр академиясе бар.
Шушы фәнни мохит республикага федераль проектларда алдынгы позицияләр яуларга мөмкинлек бирде. Башкортстан беренчеләрдән булып дөньякүләм дәрә­җәдәге фәнни-мәгариф үзәкләр, “Приоритет” программасы, вузара кампус проекты кысаларында җиңү яулады.
Республика җитәкчелеге фәнгә зур игътибар бирә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров фән үсешен шәхсән контрольдә тота, ә Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты төзелү фәнни-технологик үсешне бердәм система буларак алып баруның мөһим этабына әверелде.
Бүген Академия эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – Башкортстанның фәнни-технологик үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру. Республика Русиядәге биш пилот төбәк исемлегенә керде һәм үзенең дәүләт программасын эшләде.
Әлеге стратегиянең максаты – импортны алмаштыру гына түгел, ә төп юнәлешләр буенча технологик лидерлыкка ирешү. Алар арасында химия, нефть эшкәртү, машина төзелеше, агробиотехнологияләр, медицина, геномика, роботлаштыру, санлы технологияләр һәм башкалар бар.
2030 елга кадәр республикага 400ләп алдынгы инновацион технология эшләү бурычы куелган. Моңа фән, мәгариф, хакимият органнары һәм икътисадның реаль секторы арасында тыгыз хезмәттәшлек
булганда гына ирешеп була. Әлеге бәйлә­нешне бүген Фәннәр академиясе формалаштыра һәм координацияли.
– Аңлашыла, болар барысы да фән өлкәсен үстерүгә, яңадан-яңа ачышлар ясарга этәргеч бирәчәк. Ә гади халык бу ачышларны тормышта ничек тоячак? Алар аны файдалана алачакмы?
– Фәнни-технологик үсеш – ул коры күрсәткечләр генә түгел, ә кешеләр тормышын яхшырта торган реаль нәтиҗәләр. Мәсәлән, медицина өлкәсендә республика галимнәре офтальмологик операцияләрнең инновацион ысулларын, хирургик тегү материалларын, биояраклашкан имплантларны һәм заманча стоматологик техноло­гияләрне уйлап тапты. Уфа күз авыулары фәнни-тикшеренү институтының нәтиҗәле эшләп килүен барысы да яхшы белә. Уфага хәтта чит илләрдән дә күзләргә операция ясату өчен килүчеләр күп. Ә илдә бу өлкәдә без иң билгеле төбәкләрнең берсе булып торабыз.
Шулай ук авыл хуҗалыгында селекция һәм игенчелек технологияләре актив үсә. Ясалма интеллект элементлары кулланган агродроннар басу торышын анализлый, проблемалы участокларны ачыклый һәм үсемлекләргә йогынты ясый. Әле без, кызганычка каршы, дроннарны башка максатта куллануны ешрак күрәбез. Әмма алар ярдәмендә авыл хуҗалыгында зур нәтиҗә­ләргә ирешеп була. Мәсәлән, дроннар, басу өстеннән очып, кайда үсентеләр чыкмаган, кайда авыру баскан, кайсы урыннарга өстәмә ашлама кертергә кирәклеген ачыклый ала. Аннары шул ук дроннар нәкъ кирәкле ноктага ашлама кертә, яисә яңадан чәчә һәм башкалар. Ә элек яңадан чәчү өчен трактор басуга кереп, чыккан уҗымны таптатып уза иде. Бу бер генә мисал, әмма безнең Академия бу өлкәдә потенциал зур булуын белә һәм эшли.
Шулай ук, җитештерү һәм химия өлкә­сендә катализаторлар, яңа материаллар һәм эшкәртү технологияләре буенча тикшеренүләр мөһим роль уйный. Алар җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыра һәм экологик йөкләнешне киметә.
Гуманитар юнәлеш тә Академия эшчәнлегендә мөһим урын тота. Телләрне саклау, тарих фәнен үстерү, энциклопедик хезмәтләр әзерләү – болар барысы да дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия.
Бу җәһәттән безнең “Башкорт энциклопедиясе” институты эшен игътибарга аласым килә.
– Кадрлар мәсьәләсе ничек куел­ган? Яшь галимнәргә күрсәтелгән дәүләт ярдәме үз нәтиҗәсен бирәме?
– Кадрлар әзерләү – Академия эшчәнле­генең стратегик юнәлеше. Булачак галим­нәрне кече яшьтән үк әзерләү югары нәтиҗә бирә. Шуңа да республиканың берничә мәктәбендә Фәннәр академиясе класслары булдырылды.
Укучылар белән академиклар, профессорлар һәм мөхбир-әгъзалар шәхси остаз буларак эшли. Балалар инде мәктәп елларыннан ук тикшеренү эшләре башкара, конференцияләрдә чыгыш ясый. Әйтергә кирәк, 6-7нче сыйныф укучыларының чыгышларын үзем дә тыңлаган бар. Алар безнең студентлардан бер дә ким түгел. Чыннан да, Башкортстан Фәннәр академия­сендә профессорлар институты фәнни кадрларны үстерү системасының мөһим элементына әверелде.
Бүген Академия төбәктә эксперт-аналитик үзәк вазыйфасын актив үти. Аның катнашлыгыннан башка эре фәнни проектлар, грантлар һәм стратегик программалар каралмый.
Академия башка төбәкләр проектларын бәяләүдә дә катнаша, бу исә алар тарафыннан Башкортстандагы фәнни мәк­тәпләргә булган ышанычны раслый.
– Киләчәккә нинди планнар белән янасыз? Юбилей елы башка еллардан аермалы булачакмы?
– Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салынуның 35 еллыгы – нәтиҗәләр ясау гына түгел, ә киләчәккә яңа максатлар кую вакыты да. Юбилей елы фәнни конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, фикер алышулар белән билгелә­нәчәк.
Академия тарихы бер нәрсәне ачык күрсәтә: фән һөнәри осталыкка, җаваплы­лыкка һәм стратегик фикерләүгә нигез­ләнгәндә генә тотрыклы үсә. Нәкъ шушы юл Башкортстанга илнең фәнни-технологик үсешенә лаеклы өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Безнең Академия илнең фәнни үсешендә зур роль уйный. Аның үткәне дә бай, киләчәге дә өметле. Безгә тагын да үсәргә мөмкинлекләр җитәрлек. Агымдагы елда да, җиң сызганып эшләү, төрле өлкәләрдә ачышлар ясау максатын куябыз. Ә алар, үз чиратында, төрле өлкәдә кулланылып, яшәешне үстерүгә хезмәт итәр, дип ышанабыз.
– Эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт. Эшегездә яңадан-яңа уңыш­лар телибез!
– Рәхмәт.

Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас