-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль , 14:20

Өлгәшмәүчеләрне махсус клиникада дәвалыйлар

Шанхайда Балалар медицина үзәге математикага начар төшенүче кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк яңа клиника ачкан.

Өлгәшмәүчеләрне махсус клиникада дәвалыйлар
Өлгәшмәүчеләрне махсус клиникада дәвалыйлар

 Табиблар мондый хәлләрне төзәтү өчен чаралар комплексын кулланачак, аерым алганда, медикаментлар билгеләячәк.

Клиника белән Шанхай университетының Цзяотун Психология һәм үз-үзеңне тоту фәннәре институты хезмәттәшлек итә.

Клиникада математикадан, геометриядән мәсьәләләр чишә алмаучы, шулай ук физика һәм химия фәннәрендә катлаулы төшенчәләр авыр бирелгән укучыларга ярдәм итү күздә тотыла.

Пациентларга җентекләп тикшеренү үткәрүне, ата-аналарны өйрәтүне һәм кайбер очракларда дарулар кабул итүне үз эченә алган комплекслы стратегия тәкъдим итәләр.

Кабул итү бәясе пациент өчен 316 юань (якынча 4275 сум) тәшкил итә, шул ук вакытта яшь чикләүләре юк. Бу өлкәннәрдә дә шундый ук проблемалар ихтимал булуы белән аңлатыла.

 

 

Фото: turkmenportal.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас