

90нчы елларда популяр булган Русия җырчысы Татьяна Буланова Минскида Александр Широков исемендәге Заманча белем институтына укырга кергән.
56 яшьлек Русиянең атказанган артисты кайчанда булса халык артисты булу теләгеннән чыгып та белем алырга уйлаган.
Буланова сүзләренчә, шәхси югары уку йортында ул аерым план буенча укыячак. Ләкин имтиханнарны югары уку йортында барысы белән бергә тапшырачак. Ул инде студент билеты алган һәм “Эстрада музыка сәнгате” белгечлегенең беренче курсы студенты.
— Анда бик кызыклы фәннәр укытыла. Психология, сәнгать тарихы, рәсем сәнгате тарихы — миңа, чыннан да, бу бик ошый, мин хәтта Интернеттан төрле мәкаләләр табып укыйм, — ди җырчы.
Фото: sputnik.by