+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль , 14:10

Вузлар кабул итү кагыйдәләрен үзгәртә

Әйдәп баручы техник югары уку йортлары олимпиадаларда җиңүчеләр өчен кабул итү кагыйдәләрен үзгәртәчәк.

Вузлар кабул итү кагыйдәләрен үзгәртә
Вузлар кабул итү кагыйдәләрен үзгәртә

Әйтик, агымдагы елда МФТИ һәм Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты БДИ буенча керүчеләргә бюджет урыннарын саклап калу өчен олимпиада нәтиҗәләре буенча абитуриентлар кабул итүне чикли.

2026-27 уку елыннан МФТИ олимпиада җиңүчеләре өчен урыннарны 50дән 35кә кадәр киметәчәк. Ә Русия мәктәп укучылары олимпиадалары Советы (РСОШ) бәйгеләре нәтиҗәләре буенча имтихансыз укырга керү хәзер җиңүчеләргә генә мөмкин булачак, ә призерларга мондый мөмкинлек бирелми.

Моннан тыш, ташламаларны раслау өчен профильле предмет буенча 75 түгел, ә 80 балл җыярга кирәк булачак. 

Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетындагы үзгәрешләр it-белгечлекләргә һәм робот-техника белән бәйле юнәлешләргә генә кагылачак. Мәсәлән, “Программа инженериясе”нә имтиханнарсыз керү хокукын бирә торган олимпиадалар саны 54тән 25кә кадәр кимиячәк.

Шул ук вакытта, университет ректоры Михаил Гордин белдерүенчә, бюджет урыннарының гомум санын арттыру планлаштырыла. Югары уку йорты үзләренең “Киләчәккә адым” олимпиадасында җиңүчеләр өчен ташламаларны саклап калачак.

Имтихансыз укырга керүче олимпиада җиңүчеләренең саны арту проблемасы күп кенә югары уку йортлары өчен актуаль. Әйтик, 2024 елда Сеченов университетында алар кайбер факультетларда барлык бюджет урыннарын алган.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас