- Мәктәпләрдә иминлек системасы җитди рәвештә яңадан карауга һәм көчәйтүгә мохтаҗ. Без сезнең белән иң кыйммәтле кешеләребезне – балаларыбызны якларга бурычлы. Аларның сәламәтлеге, тормышы, киләчәге безнең уртак куркынычларны алдан күрә белүебезгә бәйле, – диде Радий Хәбиров. - Хәзер без ике бурыч өстендә эшлибез. Беренчесе – мәктәпләр периметрын физик саклауны тәэмин итү мәсьәләсе. Монда эшне яхшыртырга кирәк. Бу максатларга өстәмә финанслау бүләчәкбез. Росгвардия белән контроль чараларны да көчәйтергә килештек. Икенчесе – куркынычсызлыкны тәэмин итүнең техник чараларын яңарту буенча эшне дәвам итәчәкбез.
Республика Башлыгы ассызыклаганча, бигрәк тә социаль куркыныч, нормадан тайпылучы тәртип белән, яшүсмерләр белән эшне сыйфатлы үзгәртергә кирәк.
- Хәзер без мәктәпләргә хокук бозуларны кисәтү, мәктәпләрдә укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган тискәре күренешләрне, шул исәптән буллингны кисәтү һәм булдырмау эшләре өчен дә бәя бирәчәкбез. Шулай итеп сезнең ничек эшләгәнегезне күрәчәкбез, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Ышанам, һәр мәктәптә проблемалы балалар бар. Мәгълүмати сугыш шартларында балалар психикасына хәзер бик күп тискәрелек килеп ирешә. Бу вәзгыятьне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Без сезнең белән балаларыбыз хакына иңгә-иң куеп эшләрбез дип ышанам. Бу - җитди, системалы эшнең башы, һәм без оештыру мәсьәләләре белән ярдәм итәргә әзер. Якын арада мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында указга кул куячакмын.
Радий Хәбиров республика Мәгариф министрлыгына директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларына төбәктә өстәмә түләү мәсьәләсен хәл итәргә, аларны укытырга, шулай ук мәктәп психологик хезмәтен яңадан башлап җибәрергә кушты.
– Без барлык тиешле карарларны кабул итәчәкбез – саклауны да көчәйтәчәкбез, контроль чаралар да үткәрәчәкбез. Әгәр бу эшкә мәктәп директорлары һәм педагогик коллективлар кушылмаса, иминлекне тәэмин итү бурычын тулысынча хәл итә алмаячакбыз, – диде Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә. - Хәзерге заман тормышында безнең балалар яклаучысыз кала бара. Аларга ярдәм итү өчен мәктәп психологлары, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар бар. Без барыбыз бергә республикада һәр бала өчен хәвефсез мохит булдырырга бурычлы.
Фото: glavarb.ru