Радий Хәбиров ашханә, дәвалау физкультурасы залын, бассейнны һәм агач белән эшләү остаханәсен карап чыкты. Балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен күрсәтте һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Мәктәптә балалар һөнәр ала, шул исәптән «бакчачы» юнәлеше буенча да. Учреждение Учалы урман хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә, ә чыгарылыш укучыларына эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә.
Төбәк Башлыгы мәктәп өчен аутизмлы һәм үсешнең башка үзенчәлекләре булган балаларны тернәкләндерү өчен «Ябалак йорты» сенсор-динамик комплексын сатып алырга кушты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, учреждениенең икенче корпусында капиталь ремонт дәвам итә. Аны тәмамлагач, мәктәп белем бирү киңлеген тулысынча яңарта һәм тәрбияләнүчеләргә уку һәм яшәү өчен уңайлырак шартлар тудыра алачак.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, республикада үзенчәлекле балаларга ярдәм итү мөһим.
- Безнең бурыч - балаларны социальләштерүдә. Аңлашыла ки, гадәти мәктәптә яки югары уку йортында аларга катлаулырак булачак, ә монда алар беренчел хезмәт күнекмәләрен үзләштерә. Алар әйбәт балалар, - диде Радий Хәбиров. - Интернатта тагын бер блокны ремонтлап бетерәсе калды – алга таба хәрәкәт итәчәкбез. Без коррекцион белем бирүне үстерүгә җитди акчалар җибәрәбез, шул исәптән федераль финанслауны да җәлеп итәбез.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: Башкортстан Башлыгы