Ел саен 21 февральдә дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Башкортстанда — Русиянең күпмилләтле төбәкләренең берсендә — истәлекле көнне бәйрәм итүгә теләге булган һәркем кушыла ала. Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мәдәният учреждениеләре концертларга, спектакльләргә, осталык дәресләренә, әдәби кичәләргә һәм флешмобларга чакыра.
19 февральдә Халыклар дуслыгы йорты “Халыклар дуслыгы” 8нче китапханәсе белән берлектә әдәби-музыкаль очрашу оештыра. Чарада Башкортстанның милли үзәкләре вәкилләре, чит ил гражданнары һәм шигърият сөючеләр чыгыш ясаячак.
Русиянең һәм дөнья классикларының әсәрләре һәр халыкның туган телендә яңгыраячак, шулай ук урыс теленә тәрҗемәләре тәкъдим ителәчәк.
20 февраль көнне Башкортстан Милли китапханәсенең икенче корпусында "Халык теле белән бай”, “Тел – милләт байлыгы” әдәби кунакханәсе узачак. Бу көнне бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре җыелып, туган телләрендәге шигырьләр һәм җырлар аша үз халыкларының мәдәни мирасын уртаклашачак. Кунаклар кыргыз, таҗик, әрмән, казах, немец, үзбәк, чечен, төрекмән, башкорт һәм татар телләрендә сөйләшүчеләрнең иҗади чыгышларын тыңлаячак.
21 февральдә Башкортстан Милли әдәби музее филиалы — Мәҗит Гафури мемориаль йорт-музее республикада Туган тел көне һәм Зур һәм тату гаилә елы уңаеннан «Башкорт туе» осталык дәресе оештыра.
Осталык дәресе вакытында башкорт милли гореф-гадәтләре, туй йолалары һәм традицион костюм үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Кунаклар башкорт бизәнү әйберләрен күрәчәк, аларның исемнәрен туган телләрендә ишетәчәк һәм борынгы милли киемнәр кебек гаилә истәлекләренә кагылачак. Теләүчеләр үз куллары белән традицион башкорт бизәнү әйберләрен («челтәр», «сакал», «хәситә») ясый алачак.
Динар Кәлимуллин фотосы.