-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 февраль , 14:43

Уфада БПЛА өчен двигательләр җитештерелә

Уфа дәүләт нефть техник университетында (вузара кампус резиденты) пилотсыз авиация өлкәсендә импортны алыштыру өстендә тулы куәтенә эш алып барыла. Узган елдан башлап УДНТУ реверсив инжиниринг үзәгендә «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында аграр һәм сәнәгать дроннары өчен ике тактлы двигательләр эшләү проекты гамәлгә ашырыла.

Уфада БПЛА өчен двигательләр җитештерелә
Уфада БПЛА өчен двигательләр җитештерелә

Университет инженерлары чит ил аналогларын күчермиләр, ә яхшыртылган характеристикалы продукт тудыралар.

Нигез итеп чит ил үрнәкләре алына, шуннан соң 3D-сканерлау һәм модельләштерү ысулы белән конструкциягә үз эшләнмәләре кертелә. Моннан тыш, көч җайланмаларының хезмәт итү вакытын арттыру өчен цилиндрларның заманча туздыруга чыдам өслекләре кулланыла.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас