Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 февраль , 15:05

"Мәктәп Ватанны яратучы кешеләр тәрбияләсен!"

Уфада Идел буе федераль округында иң зур мәктәп ачылды.

"Мәктәп Ватанны яратучы кешеләр тәрбияләсен!"
"Мәктәп Ватанны яратучы кешеләр тәрбияләсен!"
Бүген Уфаның «Кузнецов затоны» бистәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2 200 балага исәпләнгән 164нче Мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

— Бүген без Идел буе федераль округында иң зур мәктәп ачабыз. Бу - балалар өчен чын инновацион тәрбия, мәдәни, спорт һәм ял итү үзәге. Аның укучыларының һәм чыгарылыш сыйныфларның зур казанышлары турында без күп тапкырлар ишетербез, дип ышанам. Иң мөһиме - мәктәп үз Ватанын яратучы кешеләр тәрбияләсен! — диде Радий Хәбиров. — Барлык балаларга да яхшы укуларын телим. Педагогларга мөһим һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, сезгә монда эшләү уңайлы булсын!

Республика Башлыгы, шулай ук, мәктәпне тергезгән төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларга Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 31 мең квадрат метрдан артык мәйданлы мәктәп бинасы «А» хәрефе архитектура формасында төзелгән. Биредә барлыгы 96 уку кабинеты, дүрт спорт залы, стадион, берничә уен мәйданчыгы, медицина блогы бар. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен лифт, пандуслар һәм аерым санитария бүлмәләре җиһазландырылган.

164нче Мәгариф үзәге директоры Миләүшә Морзагалина хәбәр иткәнчә, учреждениедә «Тулы көн мәктәбе» программасын гамәлгә ашыралар – дәрестән соң укучыларның түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрү, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, биредә профильле юнәлешләре булган «Мөмкинлекләр мәктәбе» проекты эшли. Шулай ук медицина, полиция, психологик-педагогик, эшкуарлык сыйныфлары һәм креатив индустрияләр сыйныфы оештырылган. Дәрестән тыш вакытта балалар робот техникасы, авиамодельләштерү, программалаштыру, блоггинг, театр һәм ораторлык сәнгате, актерлык осталыгы, мультипликация, нәшрият эше, спорт туризмын өйрәнә, шулай ук шахмат, шашка, волейбол, гандбол, баскетбол уйный ала.

– Ачылу вакытына без 1-8нче сыйныфларны җыйдык, анда 1 339 бала укый. Бездә 10 беренче сыйныф булуын билгеләп үтәм, — дип өстәде Миләүшә Морзагалина. – Бу уку елында 9-11нче сыйныф укучыларын да җыярга уйлыйбыз. Ә 1 сентябрьдән ата-аналар соравы буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекцион сыйныфлар һәм аутик спектры бозылган беренче сыйныф укучылары өчен ресурс сыйныфлары ачачакбыз.

Радий Хәбиров заманча видеокүзәтү системасы булган сак пунктын, биология һәм башлангыч сыйныфлар кабинетларын, лабораторияләрне, дизайн студиясен, 494 урынлык актлар залын, спорт залын, 700 урынлык ашханәне һәм эко-кафены карап чыкты. Барлык кабинетлар да - интерактив җиһазлар, ә остаханәләр заманча техника белән җиһазландырылган.

Фото: glavarb.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас