Проект күләмле федераль конкурста җиңүчеләр өчен төп приз булды. Гомум саны 27 меңнән артып киткән финалистлар «Энергия һәм саннар» физика-математика блогыннан алып, «Ачышлар биохимиясе» химия-биология блогына кадәр тематик юнәлешләрдә ярышты.
Конкурста җиңүчеләрнең берсе Русиядә беренче «Төбәкара фәнни экспресс» маршруты буенча уникаль сәяхәткә чыгачак. Маршрут илнең иң көчле өч фәнни үзәген берләштерде, алар - Түбән Новгород, Уфа һәм Новосибирск.
Катнашучылар дистәләгән фән һәм техника объектларын күрәчәк: алдынгы лабораторияләр һәм технопарклардан алып, зоопаркларга һәм эре сәнәгать предприятиеләренә кадәр.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: pravitelstvorb.ru