Яңа лаборатория тикшеренү инфраструктурасын үстерүдә һәм университетлар һәм предприятиеләр арасында кооперацияне киңәйтүдә чираттагы адым булды.
"ИнноваБиоТех" биотехнологияләр өлкәсендә тормыш сыйфатын күтәрүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм функциональ азык-төлек продуктлары булдыруга юнәлтелгән.
Яңа лаборатория, шулай ук, үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен югары нәтиҗәле микроорганизм штаммнары коллекциясен булдыру һәм тулыландыру, азык-төлек продуктларында йод һәм цинк кебек яшәү өчен мөһим микроэлементларның биологик мөмкинлеген арттыру белән шөгыльләнәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru