Ул Халыкара туган телләр көненә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды.
Инде унсигезенче тапкыр үткәрелгән бәйге конкурсантлар өчен дә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә бик фәһемле. Монда республикабызның иң тәҗрибәле укытучылары, остазлары, мәгариф алдынгылары булачак татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әле үзләрендә бу һөнәрне сынап кына караучы студентлар белән күзгә-күз очраша, тәҗрибә уртаклаша. Беренчеләре бу чарада, һөнәрнең киңкырлы тормышына кереп, чирканчык ала, икенчеләре исә монда яшьләр алып килгән энергия, яңа һәм мавыктыргыч укыту алымнарын күрә, үз эш тәҗрибәләренә кертердәй яңа технологияләр белән таныша. Студентларның, әлегедәй һөнәри бәйләнеш мәйданчыгына кереп, мондый форматта аралаша алуын булдыру педагогик вузларның мөһим бер бурычы да булып тора.
Быелгы бәйгедә Казан (Идел буе) федераль университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, БДПУның, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия, Туймазы педагогия, Д. Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофилле һөнәри колледжларының 13 студенты катнашты.
Бәйге өч этаптан торды. Беренчесендә бәйгедә катнашучылар “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Ана теле-2026” төркеменә визиткаларын юллады. Аны теләгән һәркем карый алды. Икенче этабында конкурсантлар Уфа шәһәренең 84нче һәм Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназияләрендә ачык дәресләр күрсәтте.
Бәйгедә яшь укытучының төрле методик алымнар белән эш итә белүе, укучылар белән мөгамәләсе, уку материалын аңлата, балаларга җиткерә белү осталыгы, заманча технологияләрне куллануы, дәрестә үз-үзенең тотышы һәм башка күнекмәләр тикшерелде һәм бәяләнде.
Конкурста катнашучыларны югары компетенцияле жюри әгъзалары бәяләде. Алар арасында Илеш районы Базытамак урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова, 84нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгизә Габдрахманова, “Кызыл таң” гәзите җурналисты Зөһрә Исламова, “Дуслык” балалар иҗат йорты директоры урынбасары. Алсу Латыйпова, шагыйрә, тележурналист, “Рәйхан” татар клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева, Дүртөйле районы Мәскәү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Мөхәммәтҗанова, Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ләйсән Насыйрова, Ләйсән Сираева, 84нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Шакирова булды.
“Мин киләчәгебез өчен тыныч, чөнки искиткеч яшьләребез бар. Студентлар бик яхшы, методик яктан дөрес төзелгән дәресләр үткәрде. Алар бары тик уңай тәэсирләр калды. Конкурс, һәр елдагыча, җылы, күңелле мохиттә узды”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты жюри әгъзасы, Илмера Ахунова.
Ә инде өченче этапта конкурсантлар иҗади сәләтләрен күрсәтте. Конкурсның тантаналы чарасын Акмулла университетының Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Халидә Галимова ачып, конкурсантларны, студентларны, укытучыларны сәламләде һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасы үткәргән әлеге конкурсның университетның брендлы чарасына әверелүен ассызыклады.
Университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина конкурсантларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Бүләкләү тантанасы студентларның җыр-моң, биюләренә үрелеп барды.
Быел конкурсның Гран-приена М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 5нче курс студенты Дилә Гомәрова ия булса,
югары уку йортлары арасында катнашучылардан беренче урын Казан Идел буе федераль университетының 4нче курс студенты Зәлия Шәмсивәлиевага бирелде. Ә инде урта махсус белем бирү уку йортларында укучылар арасында Г. Тукай исемендәге Арча педагогия колледжының 4нче курс студенты Эльвина Иванова беренче урынны яулады. Һәр катнашучыга һәм җиңүчеләргә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге әзерләгән дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Чара халкыбызның милли гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Фото: Данила Увыхмин.