Хәзерге вакытта иң яхшы пешекчеләр, иң яхшы сыер савучылар рәтендә ир-егетләр булуына күнегеп барабыз. Ә менә борынгыдан килгән мөгаллимлек һөнәрендә көчле затларның шактый аз булуына һич күнегеп булмый. Бигрәк тә телебез сагында торучы ир-егет укытучылар республика мәктәпләрендә бармак белән генә санарлык. Малайларда көчле, дөнья көтәрдәй сыйфатлар тәрбияләү өчен алар дәрестә укытучы абый сүзләрен ишетеп, тыңлап үсәргә тиеш. Башлыча, әниләр кочагында үскән балаларга бүгенге җәмгыятьтә ир-егет тәрбиясе җитмәү үзен нык сиздерә. Белем учакларында патриотик тәрбия бирүгә игьтибар аеруча арткан чакта укытучылар коллективында ир-егетләр булуы да чын ватанпәрвәрләр тәрбияләүдә мөһим роль уйный, әлбәттә. Андый укытучылар тәрбияләгән малайлардан чын егетләр үсә.
Уфа районының Миловка мәктәбендә укучыларга белем бирүче тәҗрибәле педагог Дамир Дәүләтгәрәев — бүген тел сагында торучы, балаларны патриотик рухта тәрбияләүче укытучыларның берсе.
Укучыларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин дә түгел. Баланың белемле булуы, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен — ана телен белүенә бәйле, дигән фикердә педагог.
1986 елда Шаран районында туган Дамир балачактан тыныч холыклы, сабыр, хезмәт сөючән булуы белән аерылып тора. Малай 4нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән әнисе Альмира Әлтаф кызының туган ягы —Благовар районының Шырлык авылына күченеп кайталар. Өч малайны — Дамир һәм аның ике энекәшен — Әлтаф картәтиләре белән Рәнидә картәниләре шатланып үз канатлары астына алалар. Алар балаларны ихлас яратып, эшкә өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстерә. Сыер савучы булып эшләүче әниләре дә картәти белән картәни тәрбиясе алып үскән уллары киләчәктә үз юлларын табып, булдыклы, тырыш, акыллы егетләр булыр дип өметләнә. Һәм һич ялгышмый. Өлкән улы Дамир өйдә әнисенең уң кулы була, мәктәптә дә сынатмый ул.
— Шырлык мәктәбендә милли җанлы, зыялы, райондагы иң көчле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының берсе булган Зилинә апа Фәттахованың укучысы булуым белән бәхетлемен. Ул безне шигырьләрне, әсәрләрне аңлап, анализлап укырга өйрәтте. Ана теленең матурлыгын, сәнгатьле сөйләмне, гореф-гадәтләрне нәкъ менә аның дәресләрендә ишеттек һәм өйрәндек. Укытучым якташ язучы Әмирхан Еникиның әсәрләренә зур кызыксыну уятты. Мин әдипнең китапханәдә булган барлык китапларын укып чыктым. Эш күп булса да, укырга һәрчак вакыт таба идем, — дип, балачак елларын исенә төшерә Дамир Ригать улы.
Әлбәттә, мәктәп елларында һәр үсмернең үзе өчен яңа дөнья ачасы, тизрәк зур тормышка аяк басасы килә. 9нчы сыйныфны тәмамлаган Дамир да һөнәр үзләштерү теләге белән яна. Тик шул җәйдә бу гаиләгә коточкыч кайгы килә: Инзир исемле энекәше суга батып үлә. Авылны тетрәндергән фаҗигале хәл үсмернең хыялларын челпәрәмә китерә, язмышын төптән үзгәртә. Бала югалту хәсрәтеннән йөрәге өзгәләнгән әнисен, абый курчалавы кирәк булган Илвир энекәшен ташлап китми ул. Киресенчә, кайгыдан бик иртә олыгайган егет якыннарының көчле терәге, ярдәмчесе була. Белем алырга теләге көчле була Дамирның, шуңа да мәктәпне тәмамлагач, Кушнаренко педагогия колледжына юл тота.
— 2004 елда Кушнаренко педагогия колледжына укырга кердем. Аңа кадәр педагогия училищесы булган уку йорты колледж статусы алган вакытка туры килдек. Барлык чараларның уртасында кайнап, биш ел сизелми дә узып китте. Тирән, ныклы белемле остазларым, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хәмитова үзләренең үрнәгендә укытучы һөнәренә тагын да көчлерәк мәхәббәт уятты. Гүзәл Расих кызы безнең куратор булды. Бик кешелекле, гадел, иҗади күңелле мөгаллимә мине, кыюсыз авыл малаен, сәхнәгә алып чыкты, үткер булырга өйрәтте. Студент өчен бик җаваплы чараларда алып баручы ролен ышанып тапшыра иде. Укытучымның киңәшләре һич онытылмый, әле булса ярдәме тия. Колледжда без төпле белем генә түгел, тормыш дәресе дә алып чыктык, — ди Дамир Ригать улы.
Тик менә дипломын гына башка студентлар белән бергә кулына алырга туры килми аңа — Дамирга армия сафларына китәргә повестка килә. Дәүләт имтиханын тапшырып һәм шул ук көнне диплом яклап, бергә укыган сабакташлары, белем биргән укытучылары белән саубуллашкан егетне Пенза якларына алып китәләр.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егет педагогик эшчәнлеген Благовар районының Күчәрбай мәктәбендә башлап җибәрә. Башта читтән торып М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының урыс теле һәм әдәбияты, аннары татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә белем ала.
Дамир Ригать улы Миловка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен 2013 елдан укыта. Шул ук вакытта балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә дә зур өлеш кертә ул. Хезмәт дәресләрендә кызлар һәм малайларны кадак кагарга, чүкеч-пычкы тотарга, агачтан уеп бизәкләр ясарга, хәтта чигәргә дә өйрәтә. Бу белем учагының төп үзенчәлеге — шәһәр мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган телне өйрәнү мөмкинлеге булу. Агымдагы уку елында биредә 75 бала татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөри. Укучылар ана телен 1нчедән 9нчы сыйныфка кадәр өйрәнә.
— Туган тел дәресләренә укучылар теләп йөри. Татар теле атналыгы милли чараларга аеруча бай була, нәкъ аларда кызлар һәм малайларның сәләте ачыла. Бердәм, тырыш укучыларым укуда да сынатмый. Мәктәптә, районда узган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар алабыз. Быел татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында сәләтле укучыларым — бертуган Ләйсән һәм Айгиз Гайсиннар катнашты. Киләчәктә милли җанлы бу балалар җиңүчеләр арасында булыр дип өметләнәм , — ди югары категорияле белгеч.
Укытучының һәрчак үсештә булырга тиешлегенә яхшы төшенгән Дамир Ригать улы 2021 елда югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы исемен яклый. 2023 елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының магистрлык программасын фәнни җитәкчесе, остазы Раушания Гәрәева җитәкчелегендә, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары ярдәме белән уңышлы үтеп, магистр квалификациясен ала. Ул район күләмендә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда чыгыш ясый, үз-үзен, белемен һәм укыту алымнарын камилләштерү өстендә даими эшли.
Әлбәттә, үзен чын педагог дип санаучы кеше белемен һәрвакыт камилләштереп торырга, сынау-тәҗрибәләргә омтылырга һәм эзләнүләр юлында булырга тиеш. Туган телләр буенча белгеч буларак, яңадан-яңа сынаулар үтү һәм тәҗрибә туплау максатында Дамир Дәүләтгәрәев быел “Ел укытучысы” конкурсында катнаша. Әле күптән түгел генә конкурсантлар район этабында көч сынашкан. Әйтергә кирәк, бу бәйгедә Дамир Ригать улының ныклы терәге — бергә хезмәт салган коллегалары. Мәктәптә дәрәҗәле бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән тәҗрибәле укытучылардан торган төркем булдырганнар. Терәк булган, җаваплы вакытта ярдәм күрсәткән остазы — директорның укыту эшләре буенча урынбасары Людмила Симкинага һәм төркемдәге барлык укытучыларга рәхмәтле ул. Хезмәттәшләре аның алдагы этапларда да сынатмаска, сәләтен, белемен, осталыгын күрсәтеп, уңышка ирешүен тели.
Күп көч, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен Дамир Ригать улы яратып башкара, тормышта нинди генә катлаулы хәлләр килеп туса да, аларны лаеклы үтә белә, һөнәренә тугры кала. Әлбәттә, аны аңлап, һәр башлангычын хуплап торучы ышанычлы кешесе — хатыны Динараның да өлеше зур. Бәхетле әти белән әнинең гаиләсендә бүген ике сабыйлары үсеп килә. Линара 3нче сыйныфта белем алса, Кәримгә өч ай гына әле. Шунысы сөенечле: аларның да туган телле балалар булып үсәчәгендә шик юк.
Мәктәптә белем бирүче һәр укытучыга төпле акыллы, рухи һәм эмоциональ яктан көчле булу таләп ителә. Бүгенге взгыять, белем учакларында килеп туган хәвефле күренешләр коллективта көчле затлар булуын таләп итә. Дамир Ригать улын да бу мәсьәлә борчый.
— Ир-егет укытучыларның мәктәпкә килергә ашыгып тормавының сәбәбен әллә каян эзлисе юк. Беренчедән, бу хезмәт хакы белән бәйле. Ирләргә гаиләсен туйдырырга, балаларын үстерергә кирәк. Икенчедән, бүген әти-әниләр белән эшләү өчен ныклы характерлы, түзем булу мотлак. Килеп туган төрле хәлләрдә үзеңне кулда тота белү дә мөһим. Шуңа да мәктәптә һөнәренә тугрылар гына кала, — ди укытучы.
Дамир Дәүләтгәрәев та — укытучылык һөнәрен язмышы итеп кабул иткән мөгаллимнәрнең берсе. Телебезне саклау елдан-ел кыенлаша барган заманда ул укучыларында туган телне өйрәнүгә теләк уята, аларның фикерләү сәләтен, сөйләм осталыгын үстерә, халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләренә ихтирам һәм сөю тәрбияли. Аңа һәр башлангычында уңышлар телибез!
Динар Кәлимуллин фотосы.