-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 март , 15:45

Әбҗәлил районында полилингваль мәктәп ачылды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә Әбҗәлил районының Аскар авылында полилингваль күппрофильле мәктәпне видеоэлемтә режимында ачу тантанасында катнашты.  

Әбҗәлил районында полилингваль мәктәп ачылды
Әбҗәлил районында полилингваль мәктәп ачылды

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп төзелеше 2022 елның декабрендә башланып китте. Проектны ике этапка бүлделәр. Беренчесендә - 160 урынлык катнаш типтагы ике катлы балалар бакчасы тергезелде, ул үз ишекләрен былтыр ачкан. Икенче этапта 640 балага исәпләнгән дүрт катлы полилингваль мәктәп төзү каралган иде.

Муниципалитет башлыгы Айрат Әминев яңа мәгариф учреждениесенең «Хәзинә» дип аталуы турында сөйләде.

- Урысчадан тәрҗемәдә ул «хәзинә» дигәнне аңлата, - диде Айрат Әминев. - Безнең өчен бу яңа мәктәп кенә түгел. Бу - заманча комплекс, анда балаларыбыз туган телебезне һәм мәдәниятебезне кайгыртып, хөрмәт итеп белем алачак, үз республикабызның, илебезнең патриотлары булып үсәчәк. Барлык район халкы исеменнән бу объект өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

Радий Хәбиров учреждение эшенә старт бирде һәм укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны дәресләр башлану белән котлады. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада хәзер 12 полилингваль мәктәп бар.

- Зур һәм матур бина торак төзелеше бистәсендә урнашкан. Монда балалар күп. Мәктәп чәчәк атсын. Балаларга - яхшы укуларын, укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт һәм сәламәтлек телим. Подрядчыга һәм төзүчеләргә рәхмәт. Яхшы объект килеп чыкты, кешеләр аны көтте, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Мондый катлаулы вакытларда без зур объектларны сафка кертәбез. Бу бик мөһим.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас