-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 март , 22:03

Социаль туклану – балалар сәламәтлегенең мөһим өлеше

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк туклану операторларының III республика форумында катнашты. Чара мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру, аның сыйфатын күтәрү һәм үзебездәге җитештерүчеләр продукциясен куллануны арттыру мәсьәләләренә багышланды.

Социаль туклану – балалар сәламәтлегенең мөһим өлеше
Социаль туклану – балалар сәламәтлегенең мөһим өлеше

Конгресс-холл фойесында төбәк җитәкчесе күргәзмәне карап чыкты, анда мәктәп туклануы өлкәсендәге продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителде.

Форумның пленар утырышында Башкортстан Башлыгы республиканың мәгариф учреждениеләрендә сыйфатлы туклануның әһәмиятен ассызыклады.

– Мәктәптә укучы балаларыбыз сәламәтлегенең мөһим өлеше - социаль туклану, - диде Радий Хәбиров. – Һәм бу өлкәдә эшләүчеләр гаять зур миссия үти, дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсен хәл итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда барлыгы 3,7 мең балалар бакчасы һәм мәктәп эшли, аларга 700 меңнән артык бала йөри. Бездә 2019 елдан балалар туклануының заманча системасы формалаштырыла башлады.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республикада урындагы җитештерүчеләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы кооперативлары белән тыгыз эш алып барыла. Бу 2019 елдан балалар рационында үзебезнең продукция өлешен 52 проценттан 76 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Мәктәп ашханәләрендә ризыкларның сыйфатына шикаятьләр саны да кимеде.

Радий Хәбиров төбәкнең Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы коллективына, социаль туклану операторларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм тармак оешмалары вәкилләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Без сезнең белән алга бик зур адым ясадык һәм моның белән горурлана алабыз. Тулаем алганда, балаларыбызның яхшы туклануын җайга салдык. Азык-төлек блокларын тәртипкә китердек, яңа савыт-саба сатып алдык, менюны җитди төрләндердек. Социаль туклану операторларының да яхшы пулы формалашты. Бу эш нәтиҗәсендә безнең мәктәп ашханәләре Русиядә даими рәвештә иң яхшылары дип таныла, - диде төбәк җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас