-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 март , 12:08

Фиджитал-спортны үстерүгә зур грант бирелде

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының (кампус резиденты) «Инновацияләр сугышы: студентлар VS фиджитал» проекты Владимир Потанинның хәйрия фондыннан 3 446 000 сум грант ярдәме алды.

Фиджитал-спортны үстерүгә зур грант бирелде
Фиджитал-спортны үстерүгә зур грант бирелде

Фиджитал-спорт — ярышларны санлы һәм физик форматларда берләштерүче спорт төре. Бу ике бәйгенең үзенчәлекле форматы: анда катнашучылар видеоуенда һәм аның реаль аналогында ярыша.

- Санлы технологияләр үсешенең хәзерге шартларында яшьләрнең традицион спорт дисциплиналарында да, яңа электрон форматларда да үз күнекмәләрен универсаль үстерә алырлык платформалары булу мөһим. Бу бер үк вакытта актив яшәү рәвешен популярлаштыру һәм санлы дөньяның заманча компетенцияләрен формалаштыру, – ди Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Конкурс йомгаклары буенча Русиянең 34 төбәгеннән барлыгы 52 проект җиңүче булды. Башкортстаннан конкурска 32 гариза бирелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас