-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 март , 14:35

Бюрократик йөкләнеш 80 тапкыр кимегән

Башкортстан укытучыларына бюрократик йөкләнеш 80 тапкыр кимеде.

Бюрократик йөкләнеш 80 тапкыр кимегән
Бюрократик йөкләнеш 80 тапкыр кимегән


Башкортстанда укытучыларга бюрократик йөкләнешне 80 тапкыр киметеп булды. Хәзер 400 мәҗбүри хисап урынына республика педагоглары биш документ әзерләргә тиеш, дип хәбәр итте республика Башлыгы каршындагы Тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча совет утырышында мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина.

"Бүген сыйныф җитәкчесе өчен нибары биш хисап документы калды, фән укытучысы өчен - өч, тәрбияче өчен — ике», — диде Антипина. - Моңа педагогик эш мониторинглары санын киметү һәм хисаплылыкны автоматлаштыру нәтиҗәсендә ирешелде.

Мәгариф оешмаларында бюрократиянең кимүе төбәктә тормыш сыйфатының бер күрсәткече булып тора, дип хәбәр итте Русия Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директорының беренче урынбасары Игорь Карачин. Аның сүзләренә караганда, республика инвалидларны уңайлы социаль мохит белән тәэмин итү дәрәҗәсе буенча да алда бара. "Мәсәлән, "Киртәләрне җимереп" форумы нәтиҗәләре буенча тернәкләндерү, җитештерүчеләргә ярдәм итү, социаль һәм мәгариф башлангычларын үстерү өлкәсендә бик күп сыйфатлы төбәк программалары барлыкка килә", - диде Карачин.

Фото: https://ufa.rbc.ru

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас