+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 март , 19:54

Уфада педагогик осталык конкурсларына йомгак ясалды

Бүген Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында берьюлы берничә педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды. Алар арасында «Башкортстан укытучысы», «Туган тел һәм әдәбият укытучысы», «Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы», «Русия дефектологы», шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары конкурсы һәм «СОТЫ» педагогик марафоны бар.

Уфада педагогик осталык конкурсларына йомгак ясалды
Уфада педагогик осталык конкурсларына йомгак ясалды

Чарада иң яхшы педагогларны дәүләт органнары вәкилләре, жюри әгъзалары һәм мәгариф ветераннары тәбрикләде. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң яхшысы дип Уфаның 251нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Селезнёва танылды. Ә Акъяр авылындагы «Шатлык» балалар бакчасыннан Альбина Шәрипова туган телдә эшләүче иң яхшы тәрбияче исеменә лаек булды.

Республика мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин педагогларның хезмәтен югары бәяләде.

— Педагогик конкурслар — мәгариф системасында иң якты вакыйгаларның берсе. Без биредә иң сәләтле, үз эшенә гашыйк укытучыларны күрәбез. Алар балаларга белем генә түгел, йөрәк җылысын да бирә, — диде ул.

«Русия дефектологы» конкурсының төбәк этабында иң яхшы логопед дип - Вероника Коновалова, ә ел дефектологы дип Ирина Курманаева танылдылар.

«СОТЫ» педагогик марафонында җиңүче команда — Уфа районы педагоглары.

«Туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында җиңүне Дүртөйле районынан мари теле укытучысы Татьяна Аптулаева яулады.

«Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсының абсолют җиңүчесе — Уфадан Ләйсән Хәсәнова булды.

Ә «Башкортстан укытучысы» конкурсында төп җиңүне Уфаның 93нче физика-математика лицееның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Степанова яулады. Ул республика данын Бөтенрусия конкурсында яклаячак.

— Ел укытучысы булу — зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу конкурс безгә чын педагогиканың диалогта тууга инандырды, — диде җиңүче.

Җиңүчеләр һәм призерларга акчалата премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара концерт программасы белән тәмамланды.

Фото: bspu.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас