+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәгариф
31 март , 05:55

Кампуста космонавтиканың киләчәген проектларга өйрәттеләр

«Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында вузара кампус резидентлары — «Берлога» һәм «Точка кипения» киберфизик инновацияләр остаханәсе — федераль файдалы уеннар марафонында студентлар өчен уникаль практик эш уздырды.

Кампуста космонавтиканың киләчәген проектларга өйрәттеләрКампуста космонавтиканың киләчәген проектларга өйрәттеләр
Кампуста космонавтиканың киләчәген проектларга өйрәттеләр
Вузара студентлар кампусы мәйданчыгында «Космик технологияләргә юл күрсәтүчеләр уеннары» практик дәресе узды. Чара файдалы уеннар марафоны — технологияләрне популярлаштыруга һәм уеннар аша яңа белем бирү форматларын эзләүгә юнәлтелгән башлангыч кысаларында үтте.

- Интенсив эш барышында студентлар гади уенчылар роленнән тикшеренүчеләр һәм эшләүчеләр позициясенә күчте. Дөньякүләм уен проектлары тәҗрибәсен кулланып, катнашучылар катлаулы физик процессларның һәм идарә итү бурычларының уен механикасына ничек үзгәрүен анализлады, - дип сөйләде Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.

- Очрашуның төп идеясе шунда: уеннар – күңел ачу гына түгел, ә һөнәри юнәлеш бирүнең һәм танып белүнең көчле коралы да. Бүген студентлар, уен барышында инженер-баллистикларның һәм белешмәләр аналитикларының реаль компетенцияләрен күрергә өйрәнде, — дип билгеләп үтә«Берлога» киберфизик инновацияләр остаханәсе җитәкчесе Айгүзәл Әхкәмова.

Чараның үзәк өлеше уен дизайны буенча практика булды. Студентлар командалары актуаль технологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән үзләренең файдалы уеннары концепцияләрен проектладылар. Һәр проект белем бирү нәтиҗәсе күзлегеннән бәяләнде: 20 минутлык уен сеансыннан соң уенчы реаль космос һәм технологияләр турында аңлар.

Чара илнең югары технологияле тармаклары өчен кадрлар резервын формалаштыру буенча «Берлога» милли киберфизик платформасы белән бәйле рәвештә вузара студентлар кампусы резидентларының эш нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас