Бу хакта Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри намусын һәм абруен яклау советы утырышында хәбәр иттеләр, аны кичә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов үткәрде.
Укытучылар һәм мәгариф оешмалары директорлары өчен конфликтлы ситуацияләрне җайга салу буенча үрнәк инструкцияләрне кертү нәтиҗәләре турында Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри намусын һәм абруен яклау советы утырышында Русия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Дмитрий Лутовинов сөйләде.
"Материалларның тулылыгы һәм сыйфаты педагогик берләшмәләр тарафыннан югары бәяләнде. Инструкцияләрне мәктәп сайтларында урнаштырырга, шулай ук укытучыларны яклауның хокукый механизмын эшләргә тәкъдим итәм. Мәсәлән, дисциплинар җаваплылыкны киңәйтергә һәм тәртипсез укучыларны билгеле бер срокка гаиләдә укытуга күчерергә», – дип, аның сүзләрен китерә Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
Автор фотосы.