Башкортстан илнең интеллектуаль лидерлары арасында позицияләрен елдан-ел ныгыта. Безнең укучылар, төп технологик юнәлешләр буенча әзерлекнең югары дәрәҗәсен раслап, техник дисциплиналарда ышанычлы җиңү яулый. Республика копилкасында бүген быелгы Олимпиаданың 34 дипломы бар. 24 предметның 9ыннан финал сынаулары тәмамланды, укучыларны алда тагын 15е көтә.
Башкортстаннан бер төркем укучылар «Сириус» белем бирү үзәгендә узган химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында призлы урыннар яулады. Алар арасында Республика инженерлык лицей-интернатының 9нчы сыйныф укучысы Искәндәр Кималов та бар. Аңа уңышларга ирешергә нәрсә ярдәм итә? Бу хакта ул үзе “Кызыл таң” хәбәрчесенә сөйләде.
— Республика инженерлык лицей-интернатына 7нче сыйныфка укырга кердем. Химия дәресләрен кызыксынып укый идем, бик теләп олимпиадаларда катнашып килдем. 7нче сыйныфта укыганда химия буенча юниорларның республика олимпиадасында җиңүче булдым. 8нче сыйныфта белем алганда 9нчы сыйныфлар белән бергә химия буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында призер исеменә лаек булдым. Шул ук елда мәктәп укучыларының химия буенча Мәскәү, Казан, Петербург олимпиадаларында җиңүгә ирештем. “Яшь талантлар” олимпиадасында призер булдым. 9нчы сыйныфта да бу фән буенча олимпиада нәтиҗәләре байтак булды. Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында — җиңүче, йомгаклау этабында - призер, шулай ук, химия буенча мәктәп укучыларының Бөтенсебер олимпиадасында җиңү яуладым.
Ә бу уку елы башында үткәрелгән олимпиада нәтиҗәләре буенча җыелма команда төзелгән. Химия буенча Бөтенрусия олимпиадасына безнең республикадан 27 укучы юллана. Болар - 9-11нче сыйныф укучылары, шулай ук алар арасында тугызынчы сыйныф программасы буенча биремнәр башкарган сигезенче сыйныф укучысы да була.
— Дәрәҗәле олимпиадага әзерләнү дә, анда катнашу да җиңел бирелмәгәндер? — дип кызыксынабыз Искәндәрдән.
— Чынлап та, әзерлек бик җитди барды. Уку елы башында көненә алтышар сәгать әзерләнсәм, соңгы айларда 9-10 сәгать булып китә иде. Атнасына бер генә көн ял итәбез, анысы да гел эләкми. Ярышларның җитдилеген аңлыйм, шуңа да барлык көчемне биреп, зур теләк белән әзерләнәм. Бу юлы да үз көчемә ышанып бардым һәм тырышлыгым юкка булмады. Әлбәттә, олимпиада биремнәре катлаулы булды, мин 155,75 балл җыйдым. Минем белән бик күп остазлар шөгыльләнде, һәм һәркайсы нәрсәгәдер өйрәтте, моның өчен бик рәхмәтлемен. Аеруча лицей-интернатның 11нче сыйныф укучысы Ильяс Казыйхановның һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты студенты Вадим Харисовның уңышларымда өлеше зур. Алар - минем остазларым гына түгел, һәрвакыт ярдәмгә килүче якын дусларым да.
Шушы көннәрдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров «Сириус» мәгариф үзәгендә химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында призлы урыннар алган республика командасы вәкилләрен һәм аларның остазларын бүләкләде.
— Минем күңелемдә сәләтле укучыларыбызның уңышларыннан һәрвакыт канәгатьлек тойгысы арта. Бу укучылар өчен республикада киң ярдәм чаралары каралган. Бу Бөтенрусия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар саны елдан-ел арта баруга китерә, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — «Сириус»тагы химия буенча Бөтенрусия олимпиадасында дипломнар саны буенча Башкортстан нәтиҗәлелеге буенча илдә беренче 3 төбәккә керде, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышты. Химикларның бөтен командасына рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәм. Алга, яңа җиңүләргә, республика сезнең белән горурлана!
Фото: bashinform.ru