+5 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Мәгариф
16 Апреля , 16:30
600дән артык мәйданчыкта диктант язачаклар
“Башкорт теленнән диктант-2026” халыкара чарасы ничек үтәчәк?
600дән артык мәйданчыкта диктант язачаклар
«Башкорт теленнән диктант-2026» халыкара мәгариф акциясе үзенең географиясен киңәйтүен давам итә. Быел акциягә 615 офлайн-мәйданчык кушылды, ә катнашучылар өчен урыннар саны 31 400дән артып китте.
Акция 2026 елның 17 апрелендә онлайн һәм офлайн форматларда үтәчәк. Теләгән һәркем, яшенә, белем дәрәҗәсенә һәм яшәү урынына карамастан, катнаша ала.
Мәйданчыкларның төп өлеше – 613е Русиядә урнашкан, шул ук вакытта акция халыкара дәрәҗәгә дә чыга: диктантны Румыниядә һәм Үзбәкстанда да язачаклар.
Төбәкләр арасында Башкортстан алдынғы урында – барлыгы 558 мәйданчык эшләячәк.
Шулай ук актив катнашалар:
Чиләбе өлкәсе – 21 мәйданчык
Ырымбур өлкәсе – 7 мәйданчык
Курган өлкәсе – 2 мәйданчык
Свердловск өлкәсе – 2 мәйданчык
Русиянең башка төбәкләре
Елдагыча өч вариантта үткәрелә:
башкорт телен башлап өйрәнүчеләр — 418 мәйданчык
яхшы белүчеләр — 163 мәйданчык
көньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр — 34 мәйданчык
Башкортстан башкаласында диктант гадәттәгечә шәһәрнең зур мәгариф һәм мәдәни мәйданчыкларында үтәчәк, алар арасында:
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, “Турахан” тарихи-мәдәни комплексы
Офлайн-форматта катнашу өчен уңайлы мәйданчык сайларга һәм акциянең рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Мәйданчыкларның тулы исемлеге, шулай ук диктант үткәрү урыннары турында көнүзәк мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган :
https://bashdictant.ru/
Фото: bashgazet.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"