13-16 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Русиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 укучы һәм студент ана теле буенча белемнәрен сынады. Халыкара олимпиадага Башкортстаннан 24 укучыдан һәм аларның остазларыннан торган зур, көчле команда барды. Алар — татар теле һәм әдәбияты буенча республика, төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан 8-11нче сыйныфларда белем алучы иң алдынгы укучылар.
Быел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектлар тәкъдим итте.
Башкортстан укучылары арасында 3 җиңүче һәм 7 призер булуы мактауга лаек.
Җиңүчеләр — Бакалы районының Куштирәк мәктәбеннән Эмилия Гатина (укытучысы — Глүзә Камаева), Бүздәк районының Каран мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Розалина Җәләлова (укытучысы — Зөлфия Мансурова) һәм Миякә районының Сатый мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Айнур Гафаров (укытучысы — Гөлчәчәк Гафарова).
Призерлар исемлегендә Бәләбәй татар гимназиясеннән 10нчы сыйныф укучысы Мәдинә Салихова (укытучысы — Люзия Фәттахова), Бакалы районының Куштирәк мәктәбеннән Диляра Камаева (укытучысы — Глүзә Камаева), Бүздәк районының Каран мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Илиза Заһидуллина (укытучысы — Зөлфия Мансурова), Илеш районының Базытамак мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучылары Самат Миңнуллин һәм Алина Байкова (укытучылары — Илмера Ахунова), Октябрьский шәһәренең 9нчы мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Алина Зиннәтуллина (укытучысы — Гөлназ Гәрәева), Стәрлебаш районының Яшерган мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ризалә Галимова (укытучысы — Ләйсән Галимова) һәм М. Акмулла исемендәге БДПУның татар-урыс бүлегенең 3нче курс студенты Дарина Ергизова (җитәкчесе - Илшат Насипов).
Халыкара олимпиадада үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кат исбатлап кайткан кызлар-егетләрне һәм аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз! Алда тагын да җиңүләр, уңышлар көтсен.