Укучыларның физика һәм урыс теле буенча Бөтенрусия олимпиадасы финаллары тәмамланды — һәм безнең укучылар лаеклы бүләкләр белән өйләренә кайтты.
5-11 апрельдә Яңа Уренгойда Уфадан 17 укучы көч сынашты һәм аларның бишесе иң яхшылар рәтенә керде! Андрей Камский, Алексей Позианос һәм Тигран Александров (83нче лицей), Тимур Гыйльманов (93нче лицей) һәм Әмир Гәрәев (153нче лицей) призерлар булды.
Ә Саранскида урыс телен яхшы белүчеләр дә йөз кызартмады: Уфаның зур булмаган, әмма көчле командасы унберенче сыйныф укучылары арасында ике призлы урын яулады. Иң яхшылар арасында — Евгения Назарова (153нче лицей) һәм Кәрим Камалетдинов (64нче гимназия).
Фото: Управление образования Уфы