+16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәгариф
17 апрель , 08:20

БДИны стрессыз ничек үткәрергә?

Бу уңайдан без Уфаның 119нчы мәктәбенең физика укытучысы Рөстәм Латыйповка мөрәҗәгать иттек һәм аның белән бергәләп киңәшләр әзерләдек.

БДИны стрессыз ничек үткәрергә?БДИны стрессыз ничек үткәрергә?
БДИны стрессыз ничек үткәрергә?
Мәктәп тәмамлаучы­лар өчен кызу “урак өсте” якынлаша. БДИның төп этабы 1 июньдә старт алачак һәм ул 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әзерлек чоры һәм БДИ үзе – мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен һәрвакыт зур стресс, чөнки балаларның киләчәге аның нәтиҗәләренә бәйле. Бу җиңел булмаган чорны баланың һәм әти-әниләрнең нерв системасына зыян китермәслек итеп ничек үткәрергә? Бу уңайдан без Уфаның 119нчы мәктәбенең физика укытучысы Рөстәм Латыйповка мөрәҗәгать иттек һәм аның белән бергәләп киңәшләр әзерләдек.

Укучылар колагына

Максатны дөрес куй
Әгәр дә гений-олимпиадачы булмасаң, синең максат – 100 балл түгел, ә конкрет югары уку йортына керү баллы. Аерма бик зур. Идеал артыннан куганда паникага тиз биреләсең. Ә инде өч фәнгә 230 балл җыярга кирәклеген аңлагач, син моны “урыс теленнән 70тән дә ким булмаячак, математиканы 80гә бирәм, җәмгыять белеменнән дә 80гә бирергә тырышам” дигән өлешләргә бүлеп карыйсың.

Әзерлек барышында
БДИга әзерләнү графигын төзеп, күренә торган урынга элеп куй. Һәр көнгә планың булсын, бүген кайсы фәннән әзерләнәчәгеңне алдан билгелә.
Дәреслекне тулаем укып чыгарга һәм ятларга омтылма. Материалны блокларга бүл, план, схема төзе. Алай яхшырак хәтердә кала. План ярдәмендә материалны кабатлаганда кирәкле мәгълүматны исеңә төшерү җиңелрәк булачак.
Имтиханга әзерлек белән ялны чиратлаштыр. Баш күтәрми уку кайвакыт тискәре нәтиҗә бирә, бизү, нәфрәт уятырга мөмкин. Физик күнегүләр, спорт арыганлыкны җиңәргә ярдәм итәчәк.

Начар уйны башыңа да кертмә!
Имтиханны тапшыра алмаячакмын, дигән уйны башыңа да кертмә. Һәрвакыт үзеңә: “Мин булдырачакмын!” – дип әйт һәм үз көчеңә ышан. Шул чагында барысы да яхшы булачак!

Имтихан алдыннан
Нәрсә ярамый? Энергетиклар эчәргә һәм еллык курсны бер төн эчендә өйрәнергә тырышырга. Соңгы көнне йокла, аша, саф һава сулап кер. Баш миенең нормаль эшләве өчен үсмерләргә 8 сәгать йокы кирәк. Ә йокысыз төннән соң, син хәтта “отличник” булсаң да, мәгълүматның бер өлеше хәтердән “җуелырга” мөмкин.

Имтихан вакытында
Аңлашылмаган беренче биремне күрү белән паникага бирелмә. Бирем шартларын игътибар белән укы. Әгәр мәсьәләне чишү юлы килмәсә, аны әлегә үткәреп җибәр һәм соңрак әйләнеп кайт. Тиз арада ышаныч һәм баллар җыю өчен җиңел биремнәрдән башлау яхшырак.

БДИда төп хаталар:
* Биремнәрне игътибар белән укымау.
* Бланкларны тутыруда хаталар.
* Имтиханда вакытны дөрес бүлмәү.
* Имтихан алдыннан йокы туймау.
* Имтихан вакытында паникага бирелү.

Әти-әниләр колагына

Сез тыныч булсагыз...
Имтихан чорында иң катлаулы контингент – әти-әниләр. Нәкъ аларның кирәгеннән артык борчылуы баланың нерв системасын какшата һәм имтиханда балларны югалтуга китерә. Чиктән тыш хафалану укуга комачаулык кына итә. Ул чагында баланың барлык көче укуга түгел, ә “тапшыра алырмынмы-юкмы” дигән уйларга сарыф ителәчәк. Иң мөһиме – тыныч булыгыз. Сезнең борчылу, кайгыру – барысы да балага күчә.

Балагызга терәк булыгыз!
Сезнең төп бурыч: финанслау (яхшы репетиторлар, курслар, кирәкле уку әсбаплары), дөрес көн тәртибе һәм яхшы туклану белән тәэмин итү.
Балагызга көн тәртибен дөрес итеп төзүдә булышыгыз. Үзен яхшы хис итсен һәм фикерләү сәләте югары булсын өчен үсмер ким дигәндә җиде сәгать йокларга, саф һавада йөрергә һәм спорт белән шөгыльләнергә вакыт табарга тиеш. Аның төнлә шөгыльләнүенә һич тә юл куймагыз.
Имтиханга әзерләнү чорында укучының витаминнарга бай ризыклар белән туклануы мөһим. Аның рационына балык, яшелчә, җиләк-җимеш, эремчек, чикләвекләр, шоколад кебек ризыклар кертергә кирәк.

Камчылар вакыт түгел
Еш кына әти-әниләр апрель-май айларында “уянып” китә. “Син бөтенләй әзер түгел!”, “Тырышмыйсың, имтиханны тапшыра алмаячаксың!”, “Әнә кеше балалары ничек тырыша, безнең нәтиҗәләр начар булыр инде...” Үзләрен танучылар булдымы? Хөрмәтле әти-әниләр! Имтиханга әзерлек барышында баланы куркытырга, аңа янарга яисә кем беләндер чагыштырырга ярамый.
Аннары, БДИга майда әзерләнә башламыйлар, бу – зур ялгышлык. Имтиханга сентябрь аеннан, иң яхшысы – X сыйныфтан әзерләнә башларга кирәк. Ел дәвамында әти-әниләр балаларны психологик яктан әзерләргә тиеш. Уку елы башында ук бала белән бергә утырып, тапшырачак имтиханнар, кайсы уку йортларын сайлавы турында сөйләшергә, бергәләп киңәшләшергә кирәк.

Тапшыра алмаган очракта, нишләргә?

Моның төрле вариантлары бар: бер елдан соң яңадан тапшыру, техникумга укырга керү, малайларга – армиядә хезмәт итү. А варианты барып чыкмаса, Б варианты бар. Имтиханнар тапшырырга әзерләнгән бала белән дә бу вариантлар турында сөйләшергә кирәк. Ышаныгыз, бу истериканы 70 процентка киметә.
Теләсә нинди очракта да, бу – баланың яисә ата-ананың гына түгел, бөтен гаиләнең уртак карары булырга, үсмер әти-әнисенең һәр нәрсәгә әзер икәнлеген аңларга тиеш. Бу очракта, кагыйдә буларак, бала имтиханны уңышлы тапшырачак. 

Гаилә өчен җитди сынау

Август. Имтихан тапшырган укучыларның гаиләләре, гадәттә, ике категориягә бүленә: язны коточкыч мәхшәр буларак искә алучылар һәм “әйе, катлаулы булды, әмма без булдырдык”, диючеләр.
Алар арасындагы аерма репетиторлар санында түгел. Аерма шунда: икенче очракта гаилә бербөтен команда булып эшләгән.
 
Фото: Рөстәм Латыйповның шәхси архивыннан


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас