+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
20 Апреля , 17:44

Студентлар «Мин – профессионал» олимпиадасында катнашты

Кампус резиденты - Уфа фән һәм технологияләр университеты «Мин – профессионал» Бөтенрусия олимпиадасының «Математик модельләштерү» юнәлеше буенча йомгаклау этабын кабул итте.

Студентлар «Мин – профессионал» олимпиадасында катнаштыСтудентлар «Мин – профессионал» олимпиадасында катнашты
Студентлар «Мин – профессионал» олимпиадасында катнашты

Ярыш ике мәйданчыкта үтте: берсе – Мәскәү физика-техника институтында, икенчесе – УУНИТта, ул олимпиада кысаларында барлыкка килгәннән бирле инде алтынчы тапкыр бу юнәлешне оештыручы булып тора.

Быел финалга бөтен илдән 149 сәләтле студент чыкты. Алар өчен биремнәр методик партнерлар – эре компанияләр белән берлектә эшләнде. Ике төп блок: физик һәм механик процессларны модельләштерү, шулай ук социаль-икътисади процессларны модельләштерү. Барлык биремнәр дә гамәли характерда була һәм партнерлар алдында торган актуаль бурычларны исәпкә ала.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас