

Күптән түгел Казан шәһәрендә үткән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия туган тел форумында Туймазы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова мәгариф өлкәсендә югары казанышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Зинфира Гаднән кызы – укучылары күңелендә туган телгә сөю тәрбияләүче, аларны иҗади эшләргә рухландыручы, уңышларга юл күрсәтүче чын остаз. Аның укучылары мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүләр яулый, матбугат битләрендә каләм чарлый, “Кызыл таң” гәзитенең үсмерләр өчен “Очкын” кушымтасында чыгыш ясыйлар, “Әллүки” балалар журналының да якын дуслары алар.
Зинфира Гаднән кызы Нурисламова Дүртөйле районының Иске Яндыз авылында туган. Хезмәт юлын 1989 елда туган авылы урта мәктәбендә пионерлар оешмасы җитәкчесе вазыйфасында башлый. 1995 елда Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлагач, Дүртөйле шәһәре 5нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 2005 елда Туймазы шәһәренә күчеп килеп, 1нче гимназиягә урнаша.
Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 2011 елдан бирле эшли. Хезмәт стажы – 32 ел. Әлеге мәктәптә эшләү дәверендә ул үзен сәләтле, зиһенле, тырыш, үз эшен яратучы укытучы, тәртипле педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Зинфира Гаднән кызы дәресләргә бай материал туплап, зур әзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул укучыларының мөстәкыйль рәвештә фикерләү сәләтен үстерүгә, грамоталы язуына һәм сәнгатьле укуына нык игътибар итә.
Аның эшчәнлеге татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларга тел һәм әдәбиятны коммуникатив технология нигезендә укыту программасына нигезләнгән. Үз эшендә коммуникатив-үстерелешле, проект һәм сәламәтлек саклау технологияләре, ИКТ кебек заманча педагогик юнәлешләр куллана. Укытуның интерактив ысулларын да уңышлы файдалана, бу – кечкенә төркемнәрдә эш, дискуссия, иҗади эшләр, тестлар. Дәресләрдә укучыларның яшь һәм физиологик үзенчәлекләрен истә тота. Татар теле дәресләрендә – укучыларның грамоталы язуы, ә әдәбият дәресләрендә сәнгатьле аңлап уку, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү өстендә актив эшли. Укучыларның иҗади үсешен булдыру, программага иҗади биремнәр кертү белән алып барыла. Бу биремнәр индивидуаль һәм төркемдә дә эшләнә. Укучылар үз фикерләрен, идеяләрен әйтә беләләр. Укытучы укучыларның рухи һәм физик халәтенә игътибар итә. Укытучы эшли торган сыйныфларда уңай, тыныч мохит хөкем сөрә.
Мәктәптә “Кызыл таң” республика гәзите ярдәме белән билгеле язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар белән эчтәлекле очрашулар оештырыла. Бу чараларның балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләр, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә никадәр әһәмиятле булуын әйтәсе дә юк!
Зинфира Нурисламова педагогик яңалыкларны бик тиз кабул итә, үз эшчәнлегендә куллана, үзе өстендә эшли һәм югары нәтиҗәләргә дә ирешә. Төбәкара, республика һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән конфенцияләрдә, семинарларда чыгышлар ясый, педагогик тәҗрибәсе белән уртаклаша. Дәрес эшкәртмәләре “Башкортстан укытучысы” журналында һәрдаим басылып тора.
Зинфира Гаднән кызының укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән район, республика, төбәкара, халыкара олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле иҗади бәйгеләрдә актив һәм нәтиҗәле катнаша. Казан шәһәрендә үткән халыкара олимпиадада 2019 елда – Суфиянов Тимур, 2020 елда – Галина Гүзәл, 2021 елда – Габитова Гөлшат, 2022 елда – Фәттахова Чулпан, 2023-25 елларда – Маннанова Асылъяр, Халикова Алина, Салихова Элина, Бәдретдинова Эльзана, 2026 елда Галиуллин Артур җиңүче, призер булдылар. Гран-при яулап, Туймазы районын гына түгел, республиканы да югары дәрәҗәдә таныттылар.
Укытучы укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрде. Һәр ел саен Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә һәрдаим җиңүче, призер исмеменә лаек була.
Укытучы балаларның иҗади сәләтен, милли үзаңын үстерүгә зур өлеш кертә. Һәр уку елында мәктәп балалары иҗади бәйгеләрдә җиңүче, лауреат исемнәре алып тора. Шулар арасында “Тукай моңнары” республика фестивале, Башкортстан Республикасы көненә багышланган “Туган илемне данлыйм” иншалар конкурсларын әйтеп үтәргә була.
Укытучы үзенең фәнни-методик белемнәрен камилләштерү, тәҗрибә белән уртаклашу өстендә бик күп эшли. 2019 елда Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы карары нигезендә республикада уку-укыту урыс телендә алып барылучы мәктәпләр өчен татар теленнән уку кулланмалары төзү буенча иҗади төркемгә кереп, 5нче сыйныф өчен дәреслекне хезмәттәшләре белән авторлыкта төзеп бастыруга иреште. Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбировның “Туган телләрне саклау һәм үстерү” республикакүләм Грантына тормышка ашырылды. Дәреслек 2021 елда кабат бастырылды һәм республика мәктәпләренә таратылды. Әлеге вакытта китапка кушымта-методик кулланма төзү өстендә эшли ул. Бу әсбаплар һичшиксез республикабызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бик зур ярдәмлек булып тора.
Зинфира Гаднән кызы ел саен диярлек татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенең, Русия төбәкләренең татар теле укытучылары әзерләүче урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелгән “Ана теле” конкурсының жюри әгъзасы булып тора. Ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һөнәри бәйгеләргә әзерләү буенча иҗади төркем вәкиле дә ул.
Зинфира Гаднән кызы үз һөнәри осталыгын арттыру өстендә туктаусыз эшли. “Ел укытучысы-2012” муниципаль конкурсында – “Иң яхшы сыйныф сәгате” номинациясендә, “Ел укытучысы-2013” муниципаль конкурсында, “ Татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2013” республика конкурсында җиңүче исеменә лаек булды. 2014 елда Казан шәһәрендә үткән “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия мастер-классы” бәйгесендә җиңеп чыкты.
Зур хезмәтләре өчен Зинфира Гаднән кызы Нурисламова “Башкортстан Республикасы мәгариф алдынгысы”, “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Русия Федерациясенең тәрбия һәм мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исемнәренә, “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара берлегенең “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды.
Зинфира Гаднән кызының укучылар, коллегалар, әти-әниләр арасында абруе зур, фидакарь хезмәте белән ул лаеклы хөрмәт казанды.
Фото авторның гаилә архивыннан.