13-16 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиада узды. Чара татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан ел саен оештырыла.
Әлеге бәйгедә Русиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 укучы һәм студент ана теле буенча белемнәрен сынады. Халыкара олимпиадага Башкортстаннан 24 укучыдан һәм аларның остазларыннан торган зур, көчле команда барды. Алар – татар теле һәм әдәбияты буенча республика, төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары арасыннан 8-11нче сыйныфларда белем алучы иң алдынгы укучылар.
Быел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Төп конкурс сынаулары “Байтик” балалар савыктыру-белем бирү комплексы базасында узды: укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәр эшләде, телдән җавап бирде, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проект эшләрен яклады.
Бу көннәрдә Казанда укучылар һәм студентлар өчен бай программа әзерләнгән иде. Олимпиада барышында укучылар төрле чараларда да катнашып өлгерде. Алар К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Халисә Мөдәрисова әсәре буенча әзерләнгән “Бәхет хакы” спектаклен карады, шагыйрьләр һәм космонавтлар Андрей Усачев һәм Александр Калери белән очрашты, диджей Илгиз Шәйхразыев дискотекасында күңел ачты. Казан шәһәре белән танышу да укучыларда искиткеч тәэссоратлар калдырды. Төрле яклардан килгән кызлар һәм егетләр татар теле буенча белем дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмады, искиткеч матур урыннарда булып, үзләренә яңа дуслар, фикердәшләр тапты.
“Туган тел форумында катнашу укучылар өчен файдалы да, эчтәлекле дә, искиткеч матур да булды”, – ди укытучылар, кызлар һәм егетләрнең уңышлары өчен ихлас шатланып.
Шунысы сөенечле: безнең укучылар, һәр елдагыча, Казанда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Башкортстан укучылары арасында 3 җиңүче һәм 8 призер булуы мактауга лаек.
Җиңүчеләр – Бакалы районының Куштирәк мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Эмилия Гатина (укытучысы – Глүзә Камаева), Бүздәк районының Каран мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Розалина Җәләлова (укытучысы – Зөлфия Мансурова) һәм Миякә районының Сатый мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Айнур Гафаров (укытучысы – Гөлчәчәк Гафарова).
Әле күптән түгел генә республика Башлыгы кулыннан дәүләт бүләге алган, “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган Зөлфия Мансурова мәртәбәле бәйгегә ике укучысын алып барды. Туган тел буенча төпле белем күрсәтеп, Розалина Җәләлова – җиңүче, Илиза Заһидуллина призер булдылар. Әйтергә кирәк, мәртәбәле бәйгедә, шулай ук, призер исемен яулаган М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты Дарина Ергизова да нәкъ менә Каран мәктәбендә белем алган, ул да – Зөлфия Мансурованың укучысы.
Үз һөнәренә тугры, егерме елдан артык фидакарьлек белән хезмәт салучы Зөлфия Җәмил кызы – күпсанлы проектлар авторы, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы-24” конкурсы җиңүчесе, волонтерлык оешмасы җитәкчесе һәм безнең басмаларның якын дусты да.
– Татар теленнән Халыкара олимпиада – ул дөнья күреп кайту, яңа дуслар белән танышу, Казан мохитенә чуму. Укучыларым бу мәртәбәле бәйгегә ныклы әзерлек белән юл тотты. Аларның күңелендә туган телгә булган тирән ихтирам һәм сөю ята. Проект эшләрен тырышып башкардылар. Гомумән алганда, алар туган тел дәресләренә күңел биреп йөри, өстәмә әдәби китаплар укый, татар сәнгатен ярата. Әлбәттә, болар аларның уңышына ныклы нигез булып торды. Кызларым белән чиксез горурланам! Алар үзләренең ныклы белемен күрсәтте, – ди Зөлфия Җәмил кызы.
Бакалы районының Куштирәк мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Глүзә Камаева 25 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аның укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда уңышларга ирешә.
Глүзә Баян кызы Халыкара олимпиада кысаларында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
– Казанда җиңү яулаган Эмилия Гатина – җыр-моңга гашыйк кыз. Узган елда ул “Тукай моңнары” бәйгесендә жиңүче булса, “Тукай Уфада” конкурсында Гран-при яулады. Диләрә Камаева – “Яшь журналист”, “Җанлы сүз” конкурслары жиңүчесе. Быел ул татар теле һәм әдәбиятыннан Акмулла олимпиадасында җиңү яулады, – ди Глүзә Баян кызы.
Шулай ук, укучыларыбыз арасыннан призерлар исемлегендә Бәләбәй татар гимназиясеннән 10нчы сыйныф укучысы Мәдинә Салихова (укытучысы – Люзия Фәттахова), Бакалы районының Куштирәк мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Диләрә Камаева (укытучысы – Глүзә Камаева), Бүздәк районының Каран мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Илиза Заһидуллина (укытучысы – Зөлфия Мансурова), Илеш районының Базытамак мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучылары Самат Миңнуллин һәм Алина Байкова (укытучылары – Илмера Ахунова), Октябрьский шәһәренең 9нчы мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Алина Зиннәтуллина (укытучысы – Гөлназ Гәрәева), Стәрлебаш районының Яшерган мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ризалә Галимова (укытучысы – Ләйсән Галимова) һәм М. Акмулла исемендәге БДПУның татар-урыс бүлеге 3нче курс студенты Дарина Ергизова (җитәкчесе – Илшат Насипов).
Халыкара олимпиадада үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кат исбатлап кайткан кызлар-егетләрне һәм аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз! Алда тагын да җиңүләр, уңышлар көтсен!
Фотолар педагогларның
шәхси архивыннан.