+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Апреля , 05:20

“Иске Морапталымны — сагынып, Дүртөйлемне яратып яшим”

Гомерен мәгарифкә багышлап, 80 яшьлек юбилеен билгеләүче Нәкыя Тукаева шулай ди.

“Иске Морапталымны — сагынып, Дүртөйлемне яратып яшим”“Иске Морапталымны — сагынып, Дүртөйлемне яратып яшим”
“Иске Морапталымны — сагынып, Дүртөйлемне яратып яшим”
Һәркемгә үзенең туган ягы кадерле һәм газиз. Моннан 80 ел элек Куергазы районының Иске Мораптал авылында дөньяга килгән Нәкыя Тукаева өчен дә ул шулай.

– Данлыклы Тукаевлар нәселеннән булуым белән горурланам, – ди Нәкыя Әхсән кызы. – Куергазы районының Аксары авылында яшәүче карт картәтием Карабулат Тукаев 1812 елгы Ватан сугышы яугире була. Ул заманында тирә-якта данлыклы игенче булган. Аңардан башланган Тукаевлар шәҗәрәсендә 350дән артык кешенең исеме теркәлгән. Нәселебез хакында Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган махсус җыентыкта да күләмле мәкалә урын алды. Мин исә 1946 елда шул ук районның Иске Мораптал авылында Зәкия Хәмзә кызы белән Әхсән Яхъя улы Тукаевларның гаиләсендә алты малайдан соң җиденче бала булып дөньяга килгәнмен. Көтеп алган кыз булганга, әти-әнием миңа “саф күңелле” дигән мәгънә белдерүче “Нәкыя” исеме кушкан.
Үкенечкә каршы, Нәкыянең бертуган абыйлары Сәлим – ике айда, Җәүдәт дүрт яшьтә үк гүр ияләре була. Рәфыйк абыйсы, Башкорт дәүләт университетының физика факультетын тәмамлап, шунда озак еллар гыйльми хезмәткәр булып эшли, студентларга белем бирә. Сабир абыйсы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында белем ала, аннары Благовещен районының Ильино-Поляна авылында ветеринария табибы булып эшли. Төрле кул эшләренә оста булган Тәлгать абыйсын авылдашлары “Кулибин” дип йөрткән. Ул, һөнәрчелек училищесы тәмамлап, озак еллар Иске Морапталда механизатор булып эшләгән, алдынгы комбайнчы булган, күкрәген орден-медальләр бизәгән. Хәсән абыйсы, Башкорт дәүләт медицина институтында белем алгач, хезмәт юлын Күгәрчен районының Йомагуҗа авылында табиб булып башлый, арытаба – Морак район үзәк дәваханәсенә, соңрак Иске Мораптал участок дәваханәсенә җитәкчелек итә.
– Әти-әнием, абыйларым күптән инде вафат булдылар, барысы да Иске Мораптал авылы зиратына җирләнде. Алар бик тыйнак, сабыр холыклы, игелекле, ярдәмчел, туган җанлы кешеләр иде, – дип сүзен дәвам итә Нәкыя ханым, якыннарын искә алып. – Әниемнең балачагы ифрат авыр була: 9 яшендә ятим кала, буыннары да ныгырга өлгерми, колхозга эшкә керә. 16 яшендә әтиемә кияүгә чыга. Күп тә үтми, әтиемне армиягә алалар. Аннан кайтып, берничә ел үтүгә Бөек Ватан сугышы башлана, әтием яуга китә.
Берсеннән-берсе кече балалар тәрбияләүче әнием үз көче белән карагайдан йорт сала. Бура күтәрүләр эзсез үтми: әниемә бүсеренә берничә тапкыр операция ясатырга туры килә. Һәм арытаба алар яу кырыннан яраланып кайткан әтием белән шул йортта тигез, матур гомер кичерә. Тәлгать абыемнан тыш, барыбызга да югары белем алырга ярдәм иттеләр, зур тормыш юлына чыгардылар.
Көнне төнгә ялгап, хуҗалыкта тырышып эшләделәр. Әтием озак еллар Киров исемендәге колхозда ындыр табагы мөдире булды. Әнием вафат булгач, әтиемне үзем яшәгән фатирга алып килеп тәрбияләдем, шөкер, 90 яшенә кадәр матур гомер кичерде. Туган йортым буш тормасын, дип, аны Иске Мораптал авылы биләмәсе карамагына бирдем, хакимият башлыгы белән киңәшләшеп, мәчет итеп үзгәрттек, әниемнең якты истәлегенә аны “Зәкия мәчете” дип атадык. Хәзер аның янәшәсендә яңа гыйбадәтханә төзелде. Биредән һичкайчан кеше өзелми. Туган нигеземдә көн дә азан моңы яңгыравына сөенечем зур.
...Нәкыя, Мораптал урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетында белем ала. Аннары хезмәт юлын җәмәгате Вәкилнең туган ягында – Ярмәкәй районында башлый, Ярмәкәй урта мәктәбендә биш ел эшли.
– Менә 50 елдан артык инде Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерәм, – ди ачык йөзле, шат күңелле Нәкыя ханым. –‒ Хаклы ялга чыкканчы мондагы 3нче һәм 5нче мәктәпләрдә балаларга математика серләрен өйрәттем. Заманында укучыларым белән төрле илләргә сәяхәт кылдым. Гомумән, гомеремне мәгарифкә багышлаганыма үкенмим.
Аның укучылары, укытучы һөнәрен сайлап, хәтта чит илләрдә дә эшли. Зур хезмәт стажына ия, олы хөрмәткә лаек Нәкыя ханымның тырыш хезмәте хакында байтак Мактау грамоталары, бүләкләре сөйли.
Хаклы ялга чыккач, ул, мәчеткә йөреп, белем алган, гарәп телен, Ислам дине йолаларын үзләштергән.
“Яхшы ананың хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак”, ди халык. Әлеге асыл сүзләр Нәкыя Тукаевага да төбәп әйтелгән сыман. Бу сөйкемле ханым улы Русланга, кызы Айгөлгә яхшы тәрбия биргән, югары белем алырга ярдәм иткән, аларны зур тормыш юлына чыгарган. Кызганычка каршы, берничә ел элек Руслан, өч баласын ятим калдырып, гүр иясе булган. Якты йөзле, тормышны яраткан, эшкуарлык белән шөгыльләнгән, әнисенә һәрьяклап терәк-таяныч, ярдәмче булган Руслан якташларына да бик күп игелекләр күрсәткән. Дүртөйле халкы аны һәрвакыт юксынып искә ала.
Нәкыя апа өчен җанын фида кылырга әзер торучы кызы Айгөл, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, озак еллар Дүртөйле шәһәрендәге “Клиника жизни” медицина үзәгенә, даруханәгә җитәкчелек итә. Аның үрнәкле эшчәнлеге хакында “Деловой Башкортостан” гәзитендә, шулай ук Башкорт дәүләт медицина университетының 90 еллыгына багышлап нәшер ителгән китапта күләмле мәкалә урын алган. Айгөл Вәкил кызы җәмәгате Айрат белән Дүртөйле шәһәрендә мәһабәт йорт төзеп кергәннәр. Кызлары Эвелина, Казан федераль университетын тәмамлап, ире Булат белән Дүртөйледә яшиләр. Ул әнисе белән берлектә эшләде, хәзерге вакытта улы Ибраһим белән декрет ялында. Уллары Азамат Дүртөйледәге 3нче урта мәктәптә 10нчы сыйныфта белем ала.
Көләч йөзле, һәр эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарырга гадәтләнгән, якыннарының, элекке укучыларының ихтирамын яулаган Нәкыя ханым белән сигез ел шәхсән танышмын. Мөмкинлек булганда аралашып торабыз.
–‒ Иске Морапталымны – сагынып, Дүртөйлемне яратып яшим. Монда эш сөючән, тырыш, уңган халык яши, ‒– ди Нәкыя Әхсән кызы. – “Бер күрешү – үзе бер гомер”, дигәндәй, ел саен туган ягыма кайтам. Андагы туганнарым, яшьтәшләрем белән телефон аша аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз. “Кызыл таң” гәзите аша барлык туганнарыма, якташларыма – сәламнәремне, тормыш юлымда миңа изгелек күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәтләремне җиткереп, сәламәтлек, балалар игелеге, бәхет-шатлыклар телисем килә.
26 апрельдә, сөекле Тукаебызның тууына 140 ел тулган көнне – язгы бөреләр тулышкан, яфрак ярган илаһи мизгелдә Нәкыя Тукаева 80 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Аны шушы күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кызы Айгөлнең, кияве Айратның, оныкларының игелекләрен күреп яшәвен телибез!

Хөрмәтле Нәкыя Әхсән кызы!
Сиксән яшь ул –
Сезнең өчен бары
Картлык чорының якты
язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.

Сәламәтлек ташламасын
Сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын
Сезгә муллык та!

Сәгать суга, гомер, еллар уза,
Аларны һич булмый туктатып.
Тукталмасын, еллар узган саен
Сезнең шатлык барсын
гел артып!

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.

Акыл сандыгыдай киңәшегез,
Ак күңелегез тулы изгелек.
Сөенеч һәм шатлык
тулы көннәр
Көтеп торсын Сезне тезелеп!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Дүртөйле шәһәре.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас