+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Апреля , 05:30

Укучылар нинди фәннәрне сайлый?

Ил буенча имтихан тапшыручылар саны 750 меңгә якынлаша.

Укучылар нинди фәннәрне сайлый?Укучылар нинди фәннәрне сайлый?
Укучылар нинди фәннәрне сайлый?
Башкортстанда агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын якынча 17 мең чыгарылыш укучысы тапшырачак, дип хәбәр итәләр төбәк Мәгариф министрлыгында. Ил буенча имтихан тапшыручылар саны 750 меңгә якынлаша.

Укучылар өчен имтиханнар тапшыруның өч чоры билгеләнгән. Вакытыннан алда сынаулар 20 марттан 20 апрельгә кадәр узды. Төп дулкын 1 июньдә башлана һәм 7 июльгә кадәр дәвам итә. Яңадан тапшырырга кирәк булганнар өчен 4-25 сентябрьдә өстәмә чор каралган.
Узган ел чыгарылыш сыйныф укучыларының табигый фәннәр һәм техник дисциплиналар белән кызыксынуының шактый үсүен күрсәтте: хәзер өчтән бере диярлек профильле математика, информатика, физика һәм химия фәннәрен сайлый.
Республика укучылары арасында профильле математика (62 процентка якын) һәм җәмгыять белеме (барлык чыгарылыш укучыларының өчтән бере диярлек аны сайлый) популяр булып кала. Әмма шул ук вакытта яшьләр информатика, физика, биология һәм химия белән дә күбрәк кызыксына.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас