Эшләр 45 муниципалитетта узды. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елдан мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасына шулай ук балалар бакчалары һәм колледжлар кертелде. Шуның нәтиҗәсендә узган елда республикада 14 муниципалитетта 35 мәктәп, ике балалар бакчасы һәм ике колледж тәртипкә китерелде.
Агымдагы елда 24 муниципалитетта 53 объектта капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу - алты балалар бакчасы, алты колледж һәм 41 мәктәп бинасы, шуларның 36сын агымдагы елның 1 августына кадәр тапшырырга планлаштыралар. Тагын биш мәктәпне модернизацияләү ике елга исәпләнгән — алар 2027 елда ишекләрен ачачак. 28,5 меңнән артык бала һәм студент белем алу өчен яңа, яхшы шартлар алачак.
Урал Килсенбаев билгеләп үткәнчә, ремонтланган һәр мәктәпне заманча җиһазландырачаклар. Бу максатларга 2026 елда федераль бюджеттан 306 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Моннан тыш, республика бюджетыннан мәктәпләр территориясен төзекләндерүгә 127 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Башкортстан Башлыгы барлык объектларга капиталь ремонтны билгеләнгән вакытта төгәлләргә кушты.
Төбәк җитәкчесе шулай ук мәгариф буенча республика август киңәшмәсен Ишембай районында уздыру башлангычын хуплады, анда дүрт мәктәп һәм бер балалар бакчасы яңартыла.
Фото: glavarb.ru