Быел Башкортстанда җәйге лагерьларга 200 меңнән артык бала кабул ителәчәк, шуларның 600е – Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан. Алар өчен 1940 учреждение әзерләнәчәк. Бу хакта Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров белдерде.
Гадәттәгечә СВОда катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелә. Өч ел эчендә 10 меңнән артык бала бушлай профиль сменаларында катнашты.
Андрей Назаров ассызыклаганча, ялны кызыклы гына түгел, хәвефсез итеп оештыру мөһим. Сак, медицина ярдәме, сыйфатлы туклану һәм санитария таләпләрен тулысынча үтәү булырга тиеш. Бу эш өчен 30 мең хезмәткәр әзерлиләр. Алар барысы да тиешле укыту һәм әзерлек узачак.
20 майга кадәр барлык җәйге лагерьлар тиешле санитар нәтиҗәләр алырга тиеш. Билгеле булуынча, гадәттәгечә беренче җәйге сменалар, кагыйдә буларак, 1 июньнән үк старт ала.