

Шушы көннәрдә башкаланың 119нчы мәктәбендә белем алучы 11нче сыйныф укучыларының әти-әниләре математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
База имтиханы чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узды.
"Мәктәп программасын үзләштергән бала өчен бер куркынычы да юк, моны үзебез дә күрдек, биремнәрне эшләп карадык. Иң мөһиме – имтиханнарда балаларыбызга ныклы белемнәрен күрсәтеп, киләчәктә үзләре теләгән уку йортларына керү насыйп булсын!" – диде әти-әниләр.