Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, быел ил буенча 40 меңнән артык лагерь эшләячәк, аларда 6 миллион бала ял итәчәк. Төп бурыч — хәвефсезлекне тәэмин итү һәм балалар өчен ял мөмкинлекләрен киңәйтү.
Башкортстанда бу җәйдә 1940 лагерь эшләячәк, аларда 200 меңнән артык бала ял итәчәк, шул исәптән Донецк һәм Луганск республикаларыннан 600 бала. Барлык ял формалары белән 442 меңнән артык баланы колачлау планлаштырыла.
Киңәшмәдә шулай ук мәгариф объектларын төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре каралды. Республикада агымдагы елда 53 объектта капиталь ремонт үткәреләчәк, нәтиҗәдә 28,5 меңнән артык бала һәм студент өчен уку шартлары яхшырачак.
Дәүләт имтиханнарына әзерлек тә тикшерелде. Быел БДИга республикада - 17,7 мең, ОГЭга 54 меңнән артык укучы теркәлгән. Имтиханнарны үткәрү өчен 150дән артык пункт оештырылачак.
— Балалар өчен уңайлы һәм хәвефсез шартлар булдыру — төп бурыч, — дип ассызыкланды киңәшмәдә.
Фото: bashinform.ru