+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 Апреля , 09:37

Фәнни брендны уңышлы алга этәрүнең формуласы нинди?

Бу хакта кампуста сүз барды. Евразия фәнни-мәгариф үзәге йортында «Лекторий НОЦ» проектының чираттагы очрашуы узды.

Фәнни брендны уңышлы алга этәрүнең формуласы нинди?Фәнни брендны уңышлы алга этәрүнең формуласы нинди?
Фәнни брендны уңышлы алга этәрүнең формуласы нинди?

Спикер Рәйфә Биткова фәнни проектны яки оешманы ничек итеп бөтен илгә танылырлык итү турында сөйләде. Төп идея: уңышлы бренд саннар һәм күрсәткечләргә генә түгел, ә кешеләр белән эмоциональ бәйләнешкә дә корыла.

Спикер «фәнни нарратив»ны ничек булдырырга икәнен аңлатты: миссия формулировкасыннан алып коммуникация каналларын сайлауга кадәр. Мисал итеп ул физика һәм математика милли үзәген - Русиядә фән һәм технологияләр унъеллыгының флагман проектларының берсен китерде.

- Мондый очрашулар - мөһим диалог һәм тәҗрибә уртаклашу. Компетенцияләрне берләштереп, без илнең фән һәм технологияләр өлкәсендәге стратегик бурычларын хәл итәбез, - диде Райфа Биткова.

Чарага фәнни төркемнәр җитәкчеләре, коммуникаторлар, яшь галимнәр һәм студентлар җыелды. Шәхсән килә алмаганнар өчен эфир язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://clck.ru/3SsarS

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас