+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
28 Апреля , 12:00

Русия һәм Кыргызстан мәгариф хезмәткәрләренең практикумы ачылды

27 апрельдә Акмулла исемендәге БДПУда Русия һәм Кыргызстан мәгариф системасы хезмәткәрләренең практикумы ачылды. Ул Русия Мәгариф министрлыгы, Кыргызстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм М. Акмулла исемендәге БДПУ ярдәмендә үткәрелә. Халыкара форумда катнашучылар Евразия вузара кампусында экскурсиядә булдылар.

Русия һәм Кыргызстан мәгариф хезмәткәрләренең практикумы ачылдыРусия һәм Кыргызстан мәгариф хезмәткәрләренең практикумы ачылды
Русия һәм Кыргызстан мәгариф хезмәткәрләренең практикумы ачылды

Чарада Кыргызстан, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес республикаларының башкарма хакимият органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнаша. Практикумның төп максаты – педагогларның һөнәри үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу.

Кунакларны Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов сәламләде. "Без даими нигездә Кыргызстан вәкилләре белән дә, Төньяк Кавказ республикалары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Әмма бу практикум үзенчәлекле, чөнки анда дәрәҗәле кунаклар - Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева көтелә", - дип билгеләп үтте ректор.

Ректор искә төшергәнчә, М. Акмулла исемендәге БДПУ 2021 елдан Русия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча Кыргызстанда урыс телен һәм Русия мәгарифенең иң яхшы практикларын үстерү буенча системалы эш алып бара. Урыс теле буенча олимпиадада 24000нән артык Кыргызстан укучысы катнашты, 1300 педагог квалификация күтәрү курслары үтте, 4 ачык белем бирү үзәге даими нигездә эшли, аларда 2000нән артык тыңлаучы белем алды, Акмулла университетында Кыргызстаннан 250 студент белем ала. Бу - Русиядә кыргыз теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерли торган бердәнбер югары уку йорты. Шулай ук университет Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес республикаларын үз эченә алган укыту-педагогика округына керә.

"Без дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Садыйр Джапаровның бердәм белем бирү киңлеген булдыру турындагы карарын үтәү йөзеннән эшлибез. Русия Кыргызстанда тугыз уртак мәктәп төзи, алар өчен кадрлар әзерләү операторы һәм мәктәп белем бирүенең эчтәлеген эшләүче булып Башкорт дәүләт педагогия университеты тора. Без инде берничә ел Акмулла университеты коллегалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ике илнең укытучылар һәм академик җәмәгатьчелеге эшләгән бар нәрсә дә файда китерсен һәм бердәм белем бирү киңлеген булдыруга китерсен иде», – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Кыргызстан мәгариф академиясе президенты Нәзирә Дюшеева.

Башкортстан кунаклар өчен киң эш һәм экскурсия программасы әзерләнгән, шул исәптән Евразия НОЦ вузара кампусында булу. Кампус директоры Сергей Гладких халыкара делегация өчен зур экскурсия үткәрде. "Кампусның төп бурычы –галимнәрнең эшләнмәләрен реаль җитештерүгә җиткерүдә ярдәм итү һәм әзер продукцияне эчке һәм тышкы базарларга чыгару. Бу максатка уңышлы ирешелә: кампус тарафыннан хупланган проектлар илнең технологик суверенитетын ныгытуга өлеш кертә, яңа продуктлар барлыкка килә, ә фәнни идеяләр сәнәгатькә кертелә. Күп кенә гамәлгә ашырылган проектлар Башкортстанның заманча фәнни-мәгариф һәм технологик көн тәртибенә ничек актив һәм нәтиҗәле керүен ачык күрсәтә", - дип ассызыклады Сергей Гладких.

Фото: bashinform.ru


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас